Зона семинары узды

27 апрельдә район мәдәният йортында 13 муниципаль районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре катнашында авыл хуҗалыгы кооперациясен һәм фермерлыкны үстерүгә дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча зона киңәшмәсе узды. 
Биредә Яңавыл, Краснокама, Калтасы, Илеш, Дүртөйле, Бөре, Мишкә, Караидел, Аскын, Балтач, Тәтешле, Борай районнары һәм Нефтекама шәһәрләренең малчылык тармагы буенча эш алып баручылары катнашты.  Киңәшмәне Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы консультациясе үзәге оештырды. 
Авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Илвер Нурмөхәмәтов, сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, кунакларны районның агросәнәгать комплексы торышы белән таныштырды. БР Авыл хуҗалыгы консультациясе үзәге директоры Ирек Сакаев “Ярдәм чараларында катнашу. Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының чыгымнарының бер өлешен каплау” доклады белән чыкты. Район ветеринария станциясе начальнигы Роберт Кашапов хуҗалык итүнең кече төрләренә ветеринария ярдәме турында сөйләде. 
Киңәшмәдә катнашучыларны сөт һәм сөт продукциясенә ветеринария-санитар экспертиза үткәргәндә яңалыклар, тикшерелә торган күрсәткечләр, пробаларны сайлап алу процессларына карата таләпләр, сөт һәм сөт продуктларына экспертиза үткәрүнең сроклары һәм вакыты турында сораулар кызыксындырды. 
Очрашу нәтиҗәле узды.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей