Җылы да, якты да булсын өчен

Рапатлыларның Җирле инициативаларны хуплау программасы ярдәмендә чишелеше кичектерүне көтми торган байтак проблемалардан арынуы билгеле. 2016 елда биләмә үзәгендә өр-яңа суалгыч башнялы булдылар, 2018 елда “Беларусь” тракторын сатып алдылар, 2019 елда Яңа Биккенә авылына керү юлын ком-таш катламы түшәп күтәртеп эшләделәр, 2020 елда ачык һавада өсте ябулы спорт тренажерлары корып куйдылар, 2021 елда Рапат урта мәктәбе тәрәзәләре җылытылды һәм бина тышлап алынды. Агымдагы елга да шушы программада катнашу мөмкинлеге булуыннан файдаланып, рапатлылар бу юлы мәшһүр якташлары Илфак Смаков исемен йөрткән мәдәният йортында тәрәзәләрне пыяла-пластик блокларга алмаштыру һәм керү урынын тәртипкә китерүгә ирешер. Алдарак үткән халык җыеннарында шушы проект өстенлекле итеп күрсәтелде һәм йомгаклау җыелышында катнашучылар арасында бу җәһәттә әһәттән фикер аермалыклары булмады.

 

Автор:Фанис Амирханов

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей