Җәйләү ямьле сөт белән

Терлекчелектә җәйге чор бихисап уңайлыклары белән билгеле. Атап әйткәндә, көтүлекләргә чыгу белән малларның продуктлылыгы арта.

Сөт терлекчелегендә җәйләү вакытын мул сөт чоры дип юкка гына әйтмиләр. “Билалов” крестьян-фермер хуҗалыгында маллар җәйләүләргә май башында ук күчерелгән. Савым кискен күтәрелеп, хәзерге чорда хуҗалыктан эшкәртүче предприятиегә 430 литр сөт озатыла. Савым сыерлары биредәге хуҗалыкта 27 баш. Электр көтүчесендәге маллар кичке савымга гына керәләр. Иртәнге савым бетү белән җәйләүдә торалар. Биредә малларга да, терлекчеләргә дә уңайлы шартлар тудырылган. Малларның алдыннан фураж, су өзелми.
– Җәйләүнең иң зур өстенлеге шунда – бу чорда зур чыгымнарга бармыйча да мул продукция алырга мөмкин, чөнки мал азыгын хәзерләп торасы түгел. Нәтиҗәдә, җәйге сөтнең үзкыйммәте дә түбән була. Моны сөт продукциясе эшкәртүче предприятиеләр хуҗалары яхшы белә. Шуңа савылган сөтне арзанга булса да тапшыруың хәерле, – ди хуҗалык җитәкчесе Вил Билалов.
Җәйләүдәге сыерлар янында су эчереп йөрүче терлекче Илнар Галин да эшен яратып башкаруы һәм җәйге чорның бик тә җаваплы икәнен сөйләп китте.
– Малларны иртәнге алтынчы яртыда көтү-леккә чыгарабыз. Аннары фураж салабыз, су эчерәбез. Көтүлектә дип ташлап китеп булмый. Кичкә кадәр алар янында инде мин. Һәрвакыт күзәтү астында тотам. Һава шартлары да бер сәгать эчендә үзгәрә. Әле генә эссе, кояш, инде килеп гарәсәтләп яңгыр ява. Шуңа күрә мин алар янында, – ди Илнар.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей