Җәй – мул сөт чоры

Җәйге үлән муллыгыннан файдаланып, сөт җитештерүне арттыру бүген авыл хуҗалыгында төп бурычларның берсе булып санала.

Бүген һәр сыердан тәүлегенә 22 литр сөт савуны тәэмин иткән “Победа” хуҗалыгы терлекчеләре белән кичке савым вакытында күрештек. Тәүлек саен ике сыер савучы үз өлешен кертә. Күңелләре күтәренке терлекчеләр без барганда сыерларны савым бүлегенә кертеп яталар иде. Машина белән сыер саву операторлары Июля Гәрәева һәм Филия Зайруллина һәр сыерның үз атамасы белән дәшеп урыннарына бастырдылар. Сыерлар да аларны әллә каян танып, мөгерәп торалар. Сыерларның ничек савылганын да карап тору аеруча кызык. Алар саву җиһазына шулкадәр күнеккән, саву аппараты янында тезелешеп чират торалар иде. Тәртип бозучылар юк, бер-бер артлы тезелешеп басканнар. Сыер савучыларның эшен бүген заманча җиһазлар шактый җиңеләйтә җиңеләйтүен. Әмма барыбер бу хезмәттә физик көч тә, ныклы сәламәтлек һәм түземлек тә кирәк. Саву аппаратлары кулланылса да, кул хезмәтеннән башка барыбер булмый. Эш урынын, саву механизмнарын чисталыкта тоту да кирәк бит.
Алар савып алган сөттән ничәмә-ничә төрле ризык ясалып, безнең табыннарга килә. Бәлки кайдадыр аларның кул көче кергән сөтне ап-ак яулык бәйләгән әби-апаларыбыз мәтрүшкәләр салып тәмләп чәй эчәдер, бәлки әлеге сөттән ясалган туңдырманы берәр сабый сөенә-сөенә ашыйдыр...
– Сөт көннән-көн арта. Майлылык та күтәрелде. Сөтнең чисталыгын һәрдаим тикшереп торам, вакуумнарны карыйм, продукцияне озатып җибәрүдә катнашам, – дип сөйли ферма мөдире Кифая Абдуллина. Берничә ел мөдир дилбегәсен тарткан Кифая сыер савучылар коллективында бары тик үз эшләрен яратып башкаручы бик тә тәҗрибәле терлекчеләр булуын да атады. Июля Гәрәева һәм Филия Зайруллина шундыйлар икән.
– Безне сыерлар әллә каян танып торалар. Кичке савымга килгәндә утарда йөргән маллар безне күрү белән савым бүлегенә таба юлланалар. Савым вакыты икәнен беләләр, – дип маллары турында шатланып сөйли Июля.
Мөдир терлекчеләрнең дә хезмәтләренә уңай бәя бирде. Җәйге чорда малларның продуктлылыгы терлекчеләрнең үз эшен ничек башкаруына нык бәйле. Хуҗалыкта маллар утарда өстәмә туклану белән асрала. Шуңа да терлекчеләр иртәдән кичкә кадәр вакыт белән малларны ашатып торалар. Абзарларның чисталыгы да аларның эш нәтиҗәсен күрсәтеп тора. Җәйге чорда сөтне күбрәк савып алу өчен тырышып эшлиләр.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей