ҖӘМГЫЯТЕБЕЗ КИЛӘЧӘГЕН ӘЗЕРЛӘҮЧЕЛӘР

Район мәдәният йортында Укытучылар көнендә җәмгыятебезнең лаеклы киләчәген тәрбияләүчеләр — укытучылар һәм тәрбиячеләр, мәктәптән тыш учреждениеләр хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. Район мәдәният йортының чагу йолдызлары һәм талантлы укытучылар бүләк иткән бай эчтәлекле концерт номерлары белән аралаштырылган әлеге чараны Рәҗәп урта мәктәбе укытучысы Илсур Саматов белән беренче урта мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Юлия Сәетова алып барды. Иң тәүдә муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов кешелек дөньясындагы иң изгелекле һөнәр ияләрен бәйрәмнәре белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде. Үз чыгышында ул төрле киртә-каршылыкларны кыю җиңә белгән, авырлыклар алдында бирешмәгән әлеге һөнәр ияләренең олы хезмәтенең җәмгыятебез өчен үтә мөһим һәм кирәкле булуын ассызыклады, һәр укытучы, тәрбияченең көн саен үсеп килүче яшь буын вәкилләре күңеленә изгелек, ватанпәрвәрлек, туган җиргә чиксез сөю хисләре белән үрелгән төпле белем һәм үрнәкле тәрбия өлгеләре салуын киләчәктә Ватаныбызның тагын да ныграк үсешкән икътисадый һәм социаль тотрыклы дәүләт булачагына нигез салу дип атады, белем һәм тәрбия бирү процессын үзбиеклегендә башкару максатында дәүләтебез, шул исәптән республика, район җитәкчеләре тарафыннан зур хәстәрлек күрелүе, уку һәм тәрбия йортларының заманча төзекләндерелүе, өр-яңа заманча җиһазландырылуы, биредә эшләүчеләргә, укучы һәм тәрбияләнүчеләргә дә бар яклап та үсешкән шәхесләр булып формалашу өчен барлык шартлар да тудырылуын ассызыклады. Артабан ул хезмәтендә ирешкән зур казанышлары өчен берничә укытучыга, өстәмә белем бирү педагогларына һәм мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләре хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. Күпъеллык намуслы хезмәтләре, үсеп килүче яшь буынга ныклы белем һәм өлгеле тәрбия бирүдәге уңышлары өчен һәм һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Исхак кызы Баембитова, Имәнлекул балалар бакчасының Югары Аташтагы филиалының өлкән тәрбиячесе Гүзәл Фируз кызы Фазлыйәхмәтова, Юмаш урта мәктәбенең география һәм җәмгыять белеме укытучысы Елена Степановна Семенова, Аблай урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зәрия Марат кызы Мәсәлимова, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Эльза Рәгин кызы Рәшитова муниципаль районның Почет грамотасы белән бүләкләнде. Районыбызның иң югары әлеге бүләгенә бу көнне шулай ук күпъел лык намуслы хезмәт өлгеләре, үсеп килүче яшь буынга төпле белем һәм үрнәкле тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары өчен һәм юбилейлы туган көннәре уңаеннан район үзәгенең 4 санлы балалар бакчасы мөдире Рәсимә Хәлил кызы Йосыпова, Башкортстан аграр-технология колледжының Чакмагыштагы филиалының производствога өйрәтү мастеры Данис Фәнис улы Нәбиев, гимназиянең тормыш хәвефсезлеге нигезләре фәнен укытучы-оештыручысы Руслан Марсель улы Гыйрфанов, шушы ук уку йортының башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Зәфир кызы Габделбасыйрова, район үзәгенең 5 санлы балалар бакчасының кече тәрбиячесе Лениза Әүхәт кызы Иксанова, Тозлыкуш урта мәктәбенең автобус водителе Тәүзих Гали улы Сәхибгәрәев лаек булды.

 Һөнәри бәйрәм уңаеннан югары һөнәри осталыклары һәм мәгариф тармагында күпъеллык намуслы хезмәтләре өчен район үзәгенең 1 санлы балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Мөдәрис кызы Закирова, Үрнәк урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Земфира Тимерҗан кызы Шәрифуллина, Иске Калмаш урта мәктәбенең технология укытучысы Полина Рим кызы Макулова, Тайняш урта мәктәбенең математика һәм физика укытучысы Гөлсинә Флүр кызы Гаскәрова муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән дәртләндерелде. Агымдагы елда районыбызның 5 яшь укытучысы авыл җирендә эшләүче мәгариф хезмәткәрләре өчен республика Башлыгы Грантына лаек булды. Гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвина Фәнәви кызы Бәдретдинова белән физика укытучысы Резеда Кәүсәр кызы Исламова аны башкаладагы тантаналы җыелыштан алса, хакимият башлыгы урынбасары кулыннан бу Грантны алуга сертификатларны Рәҗәп урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илсур Мазһар улы Саматов, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең математика укытучысы Лилия Хәмит кызы Гәрәева һәм гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы Сөмбел Ринат кызы Котдусова кабул итте. Артабан Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов исеменнән ихлас тәбрикләү сүзләре белән аның ярдәмчесе Мөнирә Җәмигънур кызы Мөхәммәтшина Яңа Балтач урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Регина Фәнил кызы Әбдиевага, Калмашбаш урта мәктәбенең тарих укытучысы Ринат Ревенер улы Шәйбәковка һәм мәгариф бүлегенең юристконсульты Миләүшә Ринат кызы Кәримовага депутатның премияләрен тапшырды. Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Ирек Марс улы Усманов үсеп килүче яшь буынга белем һәм тәрбия бирүче якташларын ихлас тәбрик итеп, әлеге ведомствоның Почет грамоталарын гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альмира Фәһим кызы Латыйпова белән Яңа Балтач урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зинира Фидан кызы Ихсановага тапшырды. Аның премияләрен Иске Бәшир урта мәктәбенең физкультура укытучысы Миңсылу Жугали кызы Искужина, Тозлыкуш урта мәктәбе директорының укыту-тәрбия бирү эшчәнлеге буенча урынбасары һәм география укытучысы Алия Рамил кызы Зарипова, Чакмагыш беренче урта мәктәбе директоры Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов, гимназиянең инглиз теле укытучысы Эльвира Дамил кызы Бакирова алды. Коллегаларына иң ихлас тәбрик сүзләрен һәм изге теләкләрен муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева да җиткерде һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен район үзәгенең 5 санлы балалар бакчасы тәрбиячеләре Ләйсән Мәлих кызы Йосыпова белән Альмира Фәһим кызы Борхановага күкрәккә тагыла торган “Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы” билгеләрен, Иске Калмаштагы 1 санлы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Гөлүсә Шәрифулла кызы Арнаутовага, гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлшат Шамил кызы Нәбиуллинага, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең тарих укытучысы Динара Рабис кызы Хәбибуллинага, Имәнлекул урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Сәгыйть кызы Тимерхановага мәгариф бүлегенең Почет грамоталарын, Тайняш урта мәктәбенең филиалы – биредәге балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Зөлфия Миңлегали кызы Ханбиковага, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең шахмат буенча тренер-укытучысы Фәнилә Үзбәк кызы Шәфыйковага, Рәҗәп урта мәктәбенең биология һәм химия укытучысы Венера Әхнәф кызы Имаевага, Балалар иҗат үзәгенең педагог‰оештыручысы Айгөл Зиннур кызы Капитоновага әлеге учреждениенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Тырыш хезмәтләренең лаеклы бәһалануына сөенеч хисләре белән районыбыз мәгариф учреждениеләре вәкилләре эш урыннарына таралышты. Алда һәммәсен дә үсеп килүче яшь чакмагышлыларга тиешле белем һәм яхшы тәрбия бирүгә юнәлтелгән эшчәнлекнең дәвамы көтә. Анда да зур уңышлар яулап кына эшләргә язсын, дип телибез.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей