Җирдән дөрес файдаланырга кирәк

Элек-электән җир кешенең байлыгы булып саналган. Җир кишәрлекләрен куллану турында район хакимиятенең авыл хуҗалыгы һәм авыл территорияләрен үстерү идарәлегенең җир контроле бүлегенең әйдәүче белгече-инспектор Тимур Әгъзамов белән әңгәмәдә.
– Тимур Камил улы, нәрсә ул муниципаль җир контроле? Нәрсә белән шөгыльләнә ул?
– Җирле үзидарә органнары эшчәнлеге муниципаль җир контроле астында җир мөнәсәбәтләре объектларына карата контроль буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлеге аңлатыла. Муниципаль җир контроле Русия Федерациясе законнары нигезендә һәм Русия Федерациясе субъектларының норматив-хокукый актларында, шулай ук алар нигезендә кабул ителгән урындагы үзидарә органнарының норматив-хокукый актларында билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашырыла. Муниципаль җир контроленең бурычы – оешмалар, шәхси эшкуарлар һәм физик затлар тарафыннан җир законнарының мәҗбүри таләпләрен үтәүне тәэмин итү. Шуны да аңлатып китү урынлы булыр: Русия Федерациясе законнары белән җир мөнәсәбәтләре объектларына карата таләпләрне бозган өчен административ һәм башка җаваплылык каралган.
– Безнең районда җир участоклары, җир мөнәсәбәтләре белән бәйле закон бозулар бармы?
– Дәүләт җир күзәтчелеген гамәлгә ашыручы орган һәм муниципаль җир контролен гамәлгә ашыручы орган арасында үзара хезмәттәшлек турында Килешүне гамәлгә ашыру кысаларында 2021 елның узган чорында җир законнары үтәлеше буенча 53 тикшерү үткәрелде. 38 хокук бозу очрагы ачыкланды, җир законнарын бозу буенча 16 материал Башкортстан Республикасы Росреестр идарәлегенең Балтач һәм Борай районнары буенча муниципальара бүлегенә тапшырылды. Бу материаллар нигезендә 65 мең сумлык штраф салынды.
– Иң киң таралган хокук бозулар нинди?
– Хокук бозулар арасында җир участогын үз белдеге белән алу яки җир кишәрлеген җиргә хокук билгеләү документларыннан башка файдалану аеруча мөһим булып кала. Җир кишәрлекләрен үз белдеге белән киңәйтү, гомум кулланылыштагы җирләрдә төзелеш материалларын урнаштыру һ.б. очраклар ачыкланды. Безнең район авыл хуҗалыгы җирләренә бай булуын да билгеләп үтәсе килә. Аларның мәйданы 138000 гектардан артык тәшкил итә. Еш кына кайбер гражданнар җир участогын кадастр исәбенә куймыйча яки аренда килешүләрен төземичә генә анда печәнен чабалар. Район халкына шуны искәртәсе килә, җир законнары нигезендә җирдән файдалану акча түләп башкарыла.
– Мондый закон бозулар өчен җаваплылык каралганмы?
– Әлбәттә. Җир кишәрлегеннән билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелмәгән хокук билгели торган документлардан башка файдаланучы гражданнарга 5000 сумнан да ким булмаган күләмдә административ штраф салу каралган.
– Еш кына җир участогының максатчан билгеләнеше буенча файдаланылмавы очраклары да була. Шулар турында сөйләп үтсәгез иде.
– Әйе, кызганычка каршы мондый очраклар да сирәк күренеш түгел. Гадәттә, мондый хокук бозуларны шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару яки шәхси торак йорт төзү өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрендә эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә башлаган шәхси эшкуарлар кыла. Ягъни бүлеп бирелгән җир участокларында кибетләр, җитештерү цехлары, складлар һ.б. төзи башлыйлар. РФ Җир кодексының 7 статьясының 2 пункты, 42 статьясы нигезендә җир кишәрлекләре милекчеләре һәм җир кишәрлекләре милекчеләре булмаган затлар җир кишәрлекләрен максатчан билгеләнеше һәм рөхсәт ителгән куллану төре нигезендә файдаланырга тиеш. Җир участогыннан максатчан файдаланмаган өчен 10 мең сумнан 100 мең сумга кадәр штраф каралган.
– Авылларда, район үзәгендә дә чүп үләне баскан, каралмаган җир кишәрлекләре шактый.
– Бу да авыр тема. Шәхси торак йорт төзү өчен бирелгән җир кишәрлекләре үз вакытында үзләштерелергә, каралган булырга тиеш, аларны чүп үләннәре, куаклар һәм агачлар басарга тиеш түгел. Бу таләпләрне бозган өчен шулай ук штраф санкцияләре каралган.
– Җир участоклары өчен күпме бәхәс купкан, уңдырышлы җирләрне яулау максатыннан күпме сугышлар булган. Кызганычка, бүген дә, җиргә бәйле “сугышлар” чыгып тора. Аеруча күршеләр арасында. Бу проблеманы да ачыклап китегез әле. 
– Кишәрлекләрне ызанлау өчен, күршеләр белән бу чикләрнең дөрес булуын, алар белән бернинди бәхәсләр булмавын раслый торган документ булырга тиеш. Мәсәлән, әгәр мин үз җиремне ызанларга телим икән, иң элек кадастр инженерына мөрәҗәгать итеп, аның белән килешү төзим. Ул минем теркәү документларын караганнан соң, участокка килеп, теркәү документларына тәңгәл килерлек итеп ызанлый, чикләрне билгели. Менә шул чикләрне раслау өчен күршеләр белән килешү актлары төзелә. 
– Еш кына авыл җирендә тыкрыкларны үзләштерү очраклары күзәтелә. Хәтта тыкрыкны тулысынча ябып куйган очраклар да бар. Моңа бәйле рәвештә кая, кемгә мөрәҗәгать итәргә була? 
– Бу мәсьәләне чишәр өчен урындагы үзидарә органнары, без, муниципаль контроль хезмәте, бар. Шулай ук Росреестр идарәсендә дәүләт-җир контроле хезмәте бар. Аларга мөрәҗәгать була икән, шул урынга барып, участокны карыйлар. Əйтик кешенең кадастр теркәве буенча 10 сутый җире булып, тыкрыкны үзләштерү нәтиҗәсендә чынлыкта 12 сутый килеп чыкса, җирне үзләштерүчегә кисәтү ясала һәм кишәрлекне элеккеге хәленә кайтару өчен вакыт бирелә. Тыкрык җир кишәрлеге территориясенә хаталанып кергән, яисә җир кишәрлеге элек шулай булган, тик документлаштырылмаган икән, муниципаль берәмлекнең башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә була.
– Бу елда тагын нинди мөһим эшләр башкарылды? Алда нинда максатлар, планнар бар?
– Агымдагы елда муниципаль район хакимиятенә җир кишәрлекләрен нәтиҗәле файдалану максатыннан әйләнешкә кертү өчен федераль кадастр палатасы тарафыннан әзерләнгән материаллар тапшырылды. Башкарылган эш нәтиҗәләре буенча район территориясендә үз белдекләре белән киңәйтелгән 5414 җир кишәрлеге ачыкланды. 2022 елда әлеге җир кишәрлекләрендә контроль чаралар планлаштырылган.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей