Җирдә тир түксәң генә уңыш алып була

Район, нигездә, авыл хуҗалыгына махсуслашкан. Агросәнәгать комплексы-ның басучылык һәм терлекчелек кебек төп тармакларына өстенлек бирелә. Дүсмәт  авылы  фермеры Ринаф Якупов та авыл хуҗалыгын үстерүгә, продукция җитештерүгә үзенең лаеклы өлешен кертә.
Балтач һөнәрчелек училищесын тәмамлаган яшь механизатор хезмәт юлын элеккеге Мәгъдән исемендәге колхозда башлап җибәрә. 1988 елда армия сафына алына, хәрби бурычын үтәп кайтып,  хезмәт юлын шул ук хуҗалыкта дәвам итә. Тормыш таләбенә ияреп, Ринаф Канәфи улы  2006 елда үз крестьян-фермер хуҗалыгын ачып җибәреп, басучылык белән шөгыльләнә башлый. Аның барлыгы 180 гектар җире бар, анда арпа, арыш, бодай культуралары игелә.  Хуҗалыкның үз техникалары, тагылма инвентарьлары да бар.
– Фермер эше читтән караганда гына җиңел кебек, аны тотрыклы эшләтү өчен бик күп көч куярга кирәк. Тырышлык булмаса, табыш алып, үсешкә ирешә дә алмас идек, – ди хуҗалык җитәкчесе.
Басучылык эше сезонлы гына булу сәбәпле, кышын кул кушырып утырып булмый дип Ринаф Якупов шәхси хуҗалыгында 15 баш үгез дә асрый. Чәчү, печән чабып җыю, иген игүдә аңа туганнары, дуслары зур ярдәмче. Хаклы ялдагы Рәфит Фәйзуллин (рәсемдә) фермерның уң кулы. Ул хуҗалыкта эретеп ябыштыру эшләре белән беррәттән механизатор да булып эшли. Бүгенге көндә Рәфит ага печән җыйнаучы агрегатны һәм комбайннарны әзерләүдә эш алып бара.
Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей