Җиңү көне җиңел бирелмәде...

Быел Бөек Җиңүгә 77 ел була. Нәкъ 77 ел элек Германия капитуляция актына кул куя. 1945 елның 9нчы май көне бөтен халыкның иң сөенечле көннәрнең берсе була.  Ләкин 1418 көнгә сузылган канкойгыч сугышның һәр көне йөрәкләрдә җуелмаслык эз калдырган. Күпме ир-атлар, яшь егетләр, хатын-кызлар сугышка китеп кире әйләнеп кайтмый кала. Хәзерге көндә инде исән-сау әйләнеп кайткан ветераннар саны да елдан-ел кими бара. Әмма беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады. 
Әлеге вакытта яшәүче ветераннарның берсе – Шәмсетдинов Суфияр Ямалтдин улы. Ул Яңа Бикмәт авылында туып-үсә. Сугышка тиклем Суфияр абый колхозда тимерче булып эшли. Ләкин 1942 елның май аенда аны, дөнья күрмәгән яшь егетне, газаплы, михнәтле һәм озын юлга чакыралар. Менә шулай 17 яшьлек егет Ватанны дошманнардан сакларга сугышка китә. 
Ул Уфа астындагы, Алкино җыелма пунктында беренче укчы танк полкында укып, сержант исемен ала. Шуннан соң аны II Украина фронтына укчы орудие командиры итеп җибәрәләр.
Суфияр Ямалтдин улы Украинаны, Румынияне, Төркияне, Болгарияне, Югославияне, Австрияне һәм инде Германияне үтә. Суфияр абый ике мәртәбә яралана. Беренче ярасы аркасына була, Кривой Рог шәһәреннән ерак түгел. Икенчесе – Югославиядә, күкрәгенә яралана. Ләкин авырлыклар аны сындырмый, ул дәваланып, янәдән фронтка китә.
Җиңү хәбәрен ул Берлин чигендә ишетә. Суфияр Ямалтдин улы II дәрәҗә Ватан Сугышы Ордены, “Батырлык өчен” һәм “Сугышчан хезмәтләре өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләнгән.
Солдат Шәмсетдинов, тагын ике ел хезмәт итеп, 1947нче елда гына туган ягына кайта. Шуннан озакламай Вәсбиҗинан исемле кыз белән тормышын бәйләп, 10 балага: алты малайга һәм дүрт кызга гомер бүләк итә алар. Суфияр абый 63 яшенә кадәр колхозда тимерче булып эшли, Вәсбиҗинан апа фермада сыер савучы була. 
Быел Бөек Ватан сугышы ветераны тормыш иптәше белән 75 ел бергә гомер итүләрен дә билгеләп үтәчәк. 
Бүгенге көндә ветераныбыз тормыш иптәше белән кызы Эльмира тәрбиясендә Нефтекама шәһәрендә яши. Аның 10 баласы да бу тормышта үз урыннарын тапкан, оныклары, оныкчыклары бабаем дип өзелеп тора.
Күрсәткән батырлыгыгыз, илебезгә алып килгән җиңү таңы өчен рәхмәтебезне белдерәсе килә сезгә, Бөек Ватан сугышы ветераннары!

Чулпан ГОБӘЕВА.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей