Ат җигеп-тугарып – җиңел генә эш түгел

Күпләребезнең ишеткәне бардыр, мөгаен: “Ир канаты ат була” дип җырлана халкыбызның киң билгеле җырында. Әйе, гасырлар дәвамында атлар ир-егетләрнең төп ярдәмчесе булган. Заман үтү белән тормышыбызда яңалыклар, техник прогресс казанышлары хезмәтне бик күп тапкырларга җиңеләйтсә дә, “корыч” атлар доньясында, шөкер, җанлы, тере атларның да урыны сакланып килә, алар хуҗалыкларда саллы эш көче буларак асрала-тәрбияләнә әле. Читтән караганда җиңел генә, әллә ни көч таләп итмәгән эш кебек тоелса да, ат җигүнең дә үз серләре-нечкәлекләре җитәрлек икән шул. Сабантуй мәйданындагы ат җигеп-тугару ярышы үткән мәйданчыктагы бәйгене күзәтеп торучылар арасында булучы бер якташыбыз да юкка гына: “Болай караганда гына җайлы кебек ул, барысы да дөрес итеп эшли алмый аны”, – дип әйтмәде бит. Әйе, комиссия әгъзалары һәр бәйгеченең эшен кабул иткәндә кечкенә генә булып күренгән төгәлсезлекләр дә исәпкә ала, ә бу ахыргы баллар күләменә зур йогынты ясый. Бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр бу юлы да байтак булды. Өлкәнрәк һәм урта яшьтәге катнашучылар белән бергә ата-бабалардан гасырлар дәвамында күчеп килгән шушы һөнәрне үзләштергән, атлар белән “уртак тел” таба белгән яшьләрнең дә бәйгедә теләк белән катнашулары сөенечле булды.
Алдагы еллардагы кебек, әлеге ярышта да “Заря” хуҗалыгы алдынгылары сынатмады. Беренче урынны яулаган Р. Латыйпов һәм икенче урынга чыккан Б. Зәйнетдинов та — шушы хуҗалык вәкилләре. “Победа” хуҗалыгының Каразирек фермасы хезмәткәре Т.Заһидуллин өченче призлы урынны яулады. Фотосурәттә дә нәкъ мизгел чагылыш тапты һәм сабантуй елъязмасына кереп калды…
Рәзилә Арсланова.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей