Зариповлар - Борай күрке

Туган якка мондый мәхәббәт булганда эш тә уңай бара.

"Борай районының Яңа Җилдәк авылыннан Зариповлар гаиләсе «Борай фермеры» брендына ия. Авыл хуҗалыгы белән алар 20 елдан артык шөгыльләнә. Хуҗалык белән әтисе һәм улы - Әхләф һәм Рамил Зариповлар җитәкчелек итә.

Бу эшкуарларның фермерлык хуҗалыгы шактый зур. 800 гектарга якын чәчүлек мәйданнары һәм мөгезле эре терлекләре күп, үз умарталыклары бар. Ә аларның Борай һәм Уфадагы кибетләрендә традицион рәвештә хәләл стандарты буенча җитештерелүче ит ярымфабрикатлары популяр.

Фермер хуҗалыгында тотрыклы эш белән 50 кеше тәэмин ителгән.

2000 елларда Әхләф белән Рамил Зариповларның гаилә бизнесы сарык асраудан башлана. Берничә дистә баш сатып алып, үрчетә башлыйлар.
«Башкортстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм» программасында катнашу нәтиҗәсендә Зариповлар туган авылында ферманы тергезгән, техника сатып алган һәм сарыклар санын арттырган. 2021 елда алар «Гаилә фермасы» программасы буенча грант алган - бу акчаларга шулай ук терлек һәм техника сатып алганнар.

Бүген уңышлы эшкуарлар хәйриячелек белән шөгыльләнә. Туган авылына ярдәм итәләр, бәйрәмнәр үткәрәләр. Яңа Җилдәк авыл биләмәсендә алар мәчет салган, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары хөрмәтенә һәйкәлне тергезгән.

Шуңа күрә безнең республикада уңышлы фермер булу өчен нәрсә кирәк, дигән сорауга, болай дип җавап бирәм - беренче чиратта, зур теләк һәм тырышлык кирәк. Ә без һичшиксез ярдәм итәчәкбез", - дигән бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей