Юсупова Нәкибә Юсуп кызы
Юсупова Нәкибә Юсуп кызы Яңа Мөслим авылында 1921 елда дөняга килә. Аның әтисе Хисаметдинов Юсуп Хисаметдин улы, әнисе – Хаматдинова Минсафа .Үзе язган анкетада ул әтием урта хәлле крестян иде диеп яза.
Нәкибә башлангыч классны Яңа Мөслимдә укып бетерә, 1930 – 1934 еллар арасында. Бу вакытта мәктәптә Ихсанов Алтаф мөдир булып, Хисамов Фазыл һәм Гарипов укыта.
4 классны тәмамлагач , ул Олы Ака мәктәбенә барып , 5 – 7 классны анда укый. 1937 елда 7 классны тәмамлагач ,Бирск шәһәренә барып анда татар педагогия училищеына укырга керә. Аны 1940 елда уңышлы тәмамлый. Эшкә аны Борай районына җибәрәләр. 1940 – 1941 уку елында ул Иске Күрзә башлангыч мәктәбендә, 1941 елда ул яңа елга кадәр Тукай авылында башлангыч класста эшли, ә январь аенда аны иске Дусмәт авылына башлангыч мәктәбенә мөдир итеп һәм балалар укытырга куялар. 1942 елның 1 сентябрен ул яңа мәктәптә - Челкак авылында урта мәктәптә география укыта. Бу авылда ул 1943 елның 20 сентябренә кадәр эшли.
1943 елда ул Мәчетле районына кайта. Яшь кызны Абдулла җидееллык мәктәбенә җибәрәләр.(Пр.№ 168, 23 сентябр.1943 ел) Анда бер ел эшләгәч, 1944 елның 1 сентябрендә ул Яңа Мөслимдә укыта башлый. (Пр.№ 353 ,28 сентябр.1944 ел) Мөслимдә аның апасы Миннур Юсупова завуч була. Ул 1950 елга кадәр география укыта, 1950 елда аны 5- 7 класста эшләргә белем кимәле җитми диеп, башлангыч класслар укытырга куялар.(Пр.№ 237,11 сентябр,1950 ел)
1954 елда ул белемен камилләштереп , курсларда укып кайта. Аннары Нәкибә Юсуп кызы 1971 елга кадәр башлангыч класслар укыта.1971 елда аны озайтылган көн группасына тәрбияче итеп күчерәләр.(Пр.№170,пар 32 ,27 август,1971 ел)1974 елда аны вакытлыча башлангыч класс укытырга билгелиләр. Бу турыда приказ югарыда китерелә.
Колхозда механизатор булы эш башлаган, соңыннан озак еллар механик булып эшләгән Мансуров Таиф Зариф улы(1921 елда туган) белән гаилә корып, 4 бала табып , үстерә. Улы Фаих(1947 ел) колхозда механизатор булып эшләде, кызы Флорида(1949) Ленинград шәһәрендә яши, улы Илдус (1955) районда төрле оешмаларда шофер булып эшләп, бүгенге көндә пенсиядә, кече улы Фәнил(1963), укып кайтып ,шофер булып эшләп йөргәнендә фаҗигале рәвештә һәлак булды. Аңа 25 яшләр чамасы иде.
Нәкибә апа мәктәптә сугыш елларында ныкышмалы эш алып барганы өчен, “За доблестный труд во время Отечественной войны 1941 – 45 гг” медале белән һәм бик күп РОНО, мәктәп Почет Грамоталары белән бүләкләнде.
2015 елда вафат булды, кабере Яңа Мөслим зияратында.