Юмаш төбәге үсә, күркәмләнә бара

Муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасарлары, хакимиятнең структуралы подразделениеләре, районыбызда эшләүче оешма, предприятие һәм учреждениеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренең урыннарга чыгып, авыл биләмәләрендә үткән хакимият көннәрендә катнашуы дәвам итә. Чираттагы шундый чара Юмаш авыл Советы авыл биләмәсе үзәгенең мәдәният йортында үтте һәм анда биредәге хуҗалык, төрле оешма-учреждениеләр вәкилләре, биләмә Советы депутатлары, барлык авыллардан вәкилләр катнашты. Чараны ачып, муниципаль район хакимияте башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы аның икътисад һәм финанс мәсьәләләре буенча урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов бүгенге очрашуның максатлары, көн тәртибе белән таныштырды, форсаттан файдаланып, урындагыларны үзләрен борчыган мәсьәләләрне оешма-учреждениеләр вәкилләренә җиткереп, канәгатьләнерлек җаваплар алырга чакырды. Иң тәүдә биләмәдә узган елда социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү, төзү-төзекләндерү эшләрен җәелдерү, төрле чаралар оештырып үткәрү турында җентекле хисап белән Юмаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәмилә Харис кызы Сәлимгәрәева чыгыш ясады. Районда шулай ук иң эреләрдән исәпләнгән биләмә авылларында бүген барлыгы 2562 кеше гомер кичерә. 834 гаиләнең 311ендә балигъ булмаган 543 сабый тәрбияләнә. 52 гаилә күп балалылар исемлегендә, аларда 175 бала бар. 12 гаилә социаль хәвеф төркемендә, аларда бүген 27 сабый үсә. Узган елда 26 кеше вафат булган,19 сабый якты дөньяга килгән, 5 гаилә никах теркәгән, 6сы аерылышкан. Шәхси хуҗалыкларда 508 баш сыер малы, 378 сарык һәм кәҗә, 13 ат, 301 умарта корты күчләре асрала. Биләмәдә 6 кеше 90 яшьлек юбилейларын билгеләгән. Юмашта яшәүче Мария Макаровага 100 яшь тулган. Киләсе 2021 елда Караталда Зәлифә Мусина да бер гасырлык юбилеен билгеләргә җыена. Узган 2019 елда апрельдән сентябрьгәчә экологик өмәләр үткәрелеп, тирәкяк чүп-чардан арындырылган, елгалар, буа буйлары җыештырылган, җәй дәвамында чүп үләннәрен чабып торганнар. “Яшел Башкортстан” акциясе чикләрендә 10000 төп нарат, 700 төп чыршы, 25әр төп кызыл һәм кара миләш үсентеләре утыртылган. Һәр авылда кешеләр үз ихаталарын һәм йорт тирәсен тәртиптә тотарга омтыла, төзү-төзекләндерү эшләренә үз өлешләрен кертә. Төзелешләр дигәндә, бу биләмәдә алар шактый күп бара. “Республиканың 100 еллыгына – 100 объект” программасы кысаларында былтыр октябрьдә Юмаш авылында 95 урынлык балалар бакчасы төзелеше тәмамланган, аны ачу тантанасы үткән. Биредә бөтен заман таләпләренә ярашлы сабыйларга үсеш өчен барлык шартлар да тудырылган. Җирле инициативаларны хуплау программасы чикләрендә Иске Почкак авылында 1554715 сумлык урам юлы күтәртеп эшләнелгән. Митрә-Әюп авылының Елга урамын ремонтлау 10237910 сум 2 тиенгә төшкән. “Эшлекле гамәлләр” проекты ярдәмендә Иске Почкакта Бөек Ватан сугышы яугирләре исеме язылган стела белән обелискны тулыландыру 305350 сумга төшкән. Юмашта Азатлык урамындагы юл өслегенә ремонт үткәрү 2570523 сумлык булган. Биредә үк мәктәп алдында караңгы мәлдә яктырту системасы урнаштыру 80613,70 сумга баскан. Митрә-Әюп, Каратал, Юмаш авыллары урамнарына юл билгеләре куелган, язын ул эшне Уйбулатта башкарып чыгачаклар.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей