Әйтерсең дә бүген өйләнештек

Безнең районыбызда үрнәкле гаиләләр күп. Алар гомер буе бер-берсенә тугрылыкны, хөрмәтне, иң мөһиме, бер-берсенә булган мәхәббәтне саклап кала  алганнар.
Байшады авылында Дәрбинә һәм Айдар Нуртдиновларның тату гаиләсе яши. Алар 1988 елның маенда өйләнешәләр һәм шул вакыттан бирле аларның гаилә учагы тынычлык, татулык белән тула. Алар бер-беренә түземле, сабыр була, бер-берсенә үпкәләрне гафу итә беләләр. Алар өчен иң мөһиме – картлыкта (аңа кадәр әле бик ерак) исән-имин, сау-сәламәт булырга, балалар һәм оныклар белән бергә яшәргә.
Нәкъ менә мәхәббәт һәм тугрылыкта  Айдар абый һәм Дәрбинә апа лаеклы рәвештә ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Алеся Дүртөйле районы Әнгәсәк авылында гаиләсе белән яши. Уллары  Андрей ата-анасыннан ерак китми, гаиләсе белән Борай авылында тора. Ирле-хатынлы үз балаларына туган якка, авыл хуҗалыгына мәхәббәтле булырга, тирә-якны хөрмәтләргә кирәклеген тәрбияләп үстерәләр.
Нуртдиновлар гаиләсенең  тормыш девизы – хезмәт. Айдар абый авыл хуҗалыгында тракторда да, комбайнда да эшләгән. Яшь чактан ук умартачылык белән кызыксына башлаган. Әлеге вакытта Байшады авылының старостасы булып тора. Юллар төзекләндерегә, чуп-чар түктерергә, зиратта зур үскән үләннәрне чаптырырга дисәң, Айдар абый ялт итеп килеп тә җитә, барлык чараларны  оештырып та куя.
Дәрбинә апа гомер буена Байшады һәм Әрдәш авылын бердәм итеп фельдшер булып эшли. Кышның көчле салкыннары, җәйнең эссе көннәре – берни дә каршылык булып тормый  аңа. 
Утыз биш елга якын бергә торсалар да, Айдар абыйның күзендәге гашыйклыгы әле дә басылмаган. Дәрбинә апага мәхәббәт һәм наз белән карый ул.
– Әйтерсең дә  бүген өйләнештек, – дип елмая Айдар абый.
Нуртдиновлар гаиләсе авыл биләмәсе тормышында актив катнашалар, күп чаралар үткәрүдә ярдәм итәләр.
Айдар абый һәм Дәрбинә апа өчен иң мөһим сүз – бергә! 
– Шатлык-куанычларда, авы-ру-сәламәтлектә, хезмәттә һәм ялда да гел  бергә булырга язсын, – диләр алар.
Ахырда шуны әйтәсем килә: Нуртдиновлар гаиләсе киләчәк буын өчен үрнәк.

Лира Юрасова.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей