Йөзъяшәр Әхнәф бабай
Кешегә гомерне Ходай бүләк итеп бирә. Тик аның кемгә күпме булуы гына төрлечә, дигәнне ишеткәнегез бардыр. Озын гомер юлы үткән кешеләр аеруча бәхетледер. Балалары, оныклары, онык балаларын сөеп, алар тарафыннан яхшы тәрбиядә яши алу бәхетен безнең Ваныш-Алпавыт авылының Әхнәф бабай Усманов та тоя алуы, озын гомерле булуы белән икеләтә бәхетле кеше. Аңа – 100 яшь!
Аның тормышы үз заманының башка авылдашларыныкыннан бернәрсәсе белән дә аерылмый диярлек. 1921 елның 15 гыйнварында Гөлсем һәм Фәтхелбаянның гаиләсен тулыландырып, бербөтен итеп дөньяга килә ул. Тик язмыш сабыйдан әти назын гына кызгана, ике яшендә әтисез кала. Әнисенең бердәнбер юанычы, бәхете, таянычы булган Әхнәф үзен белгәннән башлап әнкәсе белән колхоз эшенә җигелә: урак ура, ат белән басу тырмата, сабан сөрә һ.б.
Яше җиткәч, 1928 елда, туган авылындагы мәктәпкә укырга бара малай. “Ул вакытта уку гарәп алфавиты белән иде. Икенче класста укыган чакта латин хәрефләрен керттеләр. Гайшә апабыз Мәкъсүтова безне латин хәрефләре белән яңадан укырга, язарга өйрәтте. Әлеге вакытта да шушы ике язмада да укый алам”, – дип сөйли Әхнәф бабай. Укуга сәләтле була ул. Бишенчегә күрше Каразирек мәктәбенә укырга бара.
Ул заманнарда мәктәптә укуын тәмамлаган барлык кыз һәм егетләр дә мәктәп партасы артыннан колхоз эшенә чума. Әхнәф тә армиягә алынганчы, 1940 елның 6 октябренә кадәр, колхозда төрле эшләрдә эшли. Солдат каешын буган егет Ерак Көнчыгышта элемтәче булып хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы башлангач, ил чиген Япония хәрбиләреннән саклыйлар. 1945 елны Япония белән сугыш башлана һәм Әхнәф Усманов Квантун армиясенә каршы Маньчжурия, Харбин алышларында, Сунгари елгасы буендагы бәрелешләрдә катнаша. Ерак Көнчыгыш фронтының 15нче армиясе, 34нче ату дивизиясе, 145нче артиллерия полкының 4нче батареясендә элемтәче булып күрсәткән батырлыклары өчен сержант Әхнәф Усманов “Японияне җиңгән өчен”, “Жуков” медальләре, “IIнче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы” ордены белән бүләкләнә. Әлеге вакытта аның күкрәген күпсанлы юбилей медальләре бизи.
Сугыш тәмамлангач, 1946 елның 19 августында гына ул туган авылы Ванышка кайта. Ә авыл өчен сугыш чоры үз авырлыкларын ару китергән, тотып эшләрдәй ир кешеләр аз, булганнары да сугыш юлларын узып кайткан, арыган, йончыган, яраланган, авырган. Авылына кайтканның икенче көнендә үк Әхнәф ныклы эшче көченә сусаган туган колхозына эшкә чыга. Аның механизатор стажы гына да 25 ел. Колхозның башка эшләрендә дә намуслы хезмәт сала ул. Соңгы эш урыны – урта мәктәп. Лаеклы ялга чыкканчы мәктәпнең хуҗалык эшләре мөдире булып эшләде ул.
1950 елның мартында авылга Кодаштан укытучы итеп Рәшидә исемле кыз килә. Акыллы, бик чибәр, сабыр Рәшидә егетнең күңелен тиз яулый. Өйләнешеп, бик күркәм гаилә корып җибәрә алар. Тормышларына ямь, шатлык, бәракәт өстәп, алты балалары Фәнзирә, Гөлсәрия, Сәвия, Миләүшә, Лариса, Әлфир туа. Йөрәк җимешләренең һәркайсысына белем алырга ярдәм итеп, гаилә корганда матур туйлар ясап, олы тормыш юлына чыгарды алар. Балалары да, оныклары да бик акыллылар, һәркайсысы тормышта үз урынын тапкан, үз юлыннан ныклы адымнар белән атлый. Рәшидә апа белән Әхнәф абый 64 ел парлы тормыш белән яшәделәр, балалары һәм оныклары өчен генә түгел, авылдашлары, туган-тума, дуслар өчен дә үрнәк булдылар.
Әлеге вакытта Әхнәф бабай 9 оныгы, 15 онык баласының шатлык-уңышларына сөенеп, Нефтекама шәһәрендә балалары тәрбиясендә яши. Яз башы белән урамда бәбкә үлән борын төрткәч тә туган авылы Ванышына кайтып, көч-куәт җыеп китә. Табигатьне бик ярата ул. Олы яшьтә булса да, сәламәтлек сукмагына чыгып чаңгыда йөреп керергә дә көч таба. Җәйләрен кошлар сайравын тыңлап, урман-болыннарда, су буйларында йөрергә ярата.
“Илебез җитәкчелегенә бик рәхмәтлемен. Бөек Ватан сугышы ветеранына бирелгән сертификат белән Нефтекамада барлык уңайлыклары булган фатир алуга ирештем, – ди ул. – Балаларым, күз тимәсен, акыллы булдылар, йөземне кызартмадылар. Бүген мин бик бәхетле.”
Раушания Арсланова.