Йорт күрке – балалар

Әлбәттә, бүгенге көнне районда сокланырлык, тырыш, үзара ярдәмчел һәм тату күпбалалы гаиләләрнең күп булуы шатландыра. Әлеге язмам шундый күркәм гаиләләрнең берсе – Силасау авылыннан Хуҗиннар хакында. Венера һәм Рәдис Хуҗиннарның  тату гаиләсендә бүген алты бала шатлык-сөенечләргә төренеп үсә. 
Рәдиснең әтисе Әвис Хуҗин белән  заманында яхшы таныш идек. Хезмәт казанышлары өчен ул совет чорында республика авыл хуҗалыгы алдынгылары белән Болгариягә туристик сәяхәт белән бүләкләнде. Әвис һәм Җиһанур гаиләсендә дә җиде бала төпле тәрбия алып, олы тормыш юлына аяк басты. Әвис гомер дәверендә Жданов исемендәге колхозда водитель, аннан эретеп ябыштыручы, Җиһанур исә 36 ел хуҗалыкта алдынгы савучы булды. Хуҗиннарның уллары Әлфир, Адис Нефтекама шәһәрендә – нефтьче, Флидәләре – Калмыктагы картлар йортында, Альбертлары Берләчтә клуб мөдире булдылар, Флисәләре Борайда яши, урта мәктәп интернатында пешекче, Флүзә Казан шәһәрендә заводта эшли. Язмам герое Рәдис – Бадрак ветеринар участогында ветеринар-фельдшер, 10 авылга караган җиде фермадагы терлекләр өчен җаваплы. 
Рәдиснең тормыш иптәше Венера хакында да бары яхшы сүзләр әйтеп була. Краснокама районының Яңа Актанышбаш авылында туып-үскән кыз, тормышка чыкканчы Нефтекама шәһәрендә сәүдә нокталарында эшли. Аның да әтисе Рәфис гомер буена колхозда тракторчы, комбайнчы, терлекче булды, әнисе Дилә терлекче буларак бозаулар караган. Кызганычка каршы, авыр чир әнисен якты дөньядан алып киткән. 
Менә шундый тырыш, уңган, булдыклы гаиләдә үскән Рәдис белән Венера үзләре корган дөньяны да менәме дигән итеп алып баралар. Алты баланың дүртесе – Радмир, Әмир, Альмира һәм Ралина – мәктәп укучылары, бәләкәчләр Самира белән Әдилә авылдагы балалар бакчасына йөри. Венера “Ана даны” медале белән бүләкләнгән. 
Хуҗиннарның йорт-куралары бик җитеш. Абзарда маллар да җитәрлек: дүрт сыер, алты бия, бер айгыр. Атлары һәр елны район сабантуйларында катнаша, бүләкләр яулый. 
Шушы тату гаиләгә Яңа ел бүләкләре белән 44 ел район үзәк дәваханәсендә халык сәламәтлеге сагында торган Башкортстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, Русиянең почетлы доноры Кәүсәр Килмәтов килде. Кәүсәр Рафаил улының хәйриячелек белән актив шөгыльләнүе күпләргә мәгълүм. Райондагы картлар йортында еш була ул, постель әйберләре белән әби-бабайларны сөендерә, шулай ук авыр тормыш хәлендә калучыларга, күпбалалы гаиләләргә даими ярдәм итә. Хуҗиннарга да ул һәр балага җылы одеяллар, мендәрләр һәм бихисап уенчыклар бүләк итте. 
Фидаил Нуриев, 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей