Язның бер көне елны туйдыра

Районда язгы кыр эшләренә багышланган агроконференция үтте.

Яз да җитте. Җир калын-калын кар катламыннан арчылып килә, басулар карая. Шөкер, быел кар күп булды. Былтыргы суга сусаган җиргә бәрәкәте булсын. Борын-борыннан язның бер көне елны туйдыра дигәннәр, шул чор җитте. Язын җиң сызганып эшләсәк, кышын икмәксез калмаячакбыз. Узган атна ахырында үткәрелгән агроконференциядә сүз язгы кыр эшләре турында барды. Анда төрле төр милектәге авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар, авыл биләмәләре башлыклары, белгечләр,  аграр фән һәм компанияләре вәкилләре катнашты. Конференцияне район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев ачты.
– Иң ихтирамлы кеше – ул икмәк үстерүче, табыннарны ризыклы итүче кеше. Безнең алда зур бурыч тора. Бүген алда торган эшләр планын билгеләрбез, проблемаларны уртага салып сөйләшербез, тәҗрибә уртаклашырбыз, – диде ул. 
Авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Илвер Нурмөхәмәтов язгы кыр эшләрен башкару бурычлары белән таныштырды. 
– Күреп торасыз, һава торышы әле безнең яклы. Җәен дә шулай булсын дигән теләктәбез. Тукайча, җиле дә вакытында исеп, яңгыры да вакытында яуса, калганын без бергәләшеп башкарып чыгарга тырышачакбыз. Язгы кыр эшләренә әзерлек көздән башланды. 22 мең гектарга якын мәйданда җирләр туңга сөрелеп куйды. Уҗым культуралары яхшы гына кышлады. Алар 7 меңнән артык гектар мәйданны билиләр. Районда бөртекле культураларны 35 мең гектар мәйданга кадәр чәчәргә планлаштырабыз. Боларга районга килгән зур инвесторлар һәм вак крестьян-фермер хуҗалыклары булу исәбенә ирешәчәкбез дип уйлыйм. Техника әзер. Соңгы елларда “Росагролизинг” программасы ярдәмендә һәм хуҗалыкларның үз акчаларына яңасы да сатып алынды. Узган елда гына да 54 берәмлек техника алдык. Быелгы елда да бу эш дәвам итә. Дәүләт ярдәме һәм ташламалы кредит алу турында да онытмаска кирәк. 
Җитәрлек күләмдә орлык тупланды. 110 тонна элита сортлы, 230 тонна беренче репродукцияле орлык, 20 тонна кукуруз орлыгы сатып алынды. Шулай ук бодайның “Боевчанка”, “Омск-36”, арпаның “Прерия” сортлары барлыгы 340 тонна күләмендә орлык сатып алу сөйләшенгән. 1043 тонна минераль ашламалар, 300 тонна ягулык-майлау материаллары алынган. Гомумән алганда, язгы кыр эшләренә без әзер, – диде ул үз чыгышында. 
Артабан безнең урман-дала зонасында язгы-кыр эшләре үзенчәлекләре турында сүз барды. Җаваплылыгы чикләнгән “Щелково Агрохим” җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Радик Гайфуллин үз чыгышында безнең зонада нинди культураларга өстенлек бирү, аларның кайсы сортларыннан яхшырак уңыш алу, чәчү агротехникасы турында сөйләде. Җаваплылыгы чикләнгән “Сингента” җәмгыятеннән Илшат Сәхапов орлыкларны саклау препаратлары турында бәян итте. Һәр препаратка аерым тукталып, аларның көчле якларын билгеләде, кайчан, нинди күләмдә кулланганда тиешле нәтиҗә көтәргә мөмкинлеген белдерде. “Россельхозүзәк” бюджет учреждениесеннән орлыкчылык буенча бүлек начальнигы Зиннур Гыйниятуллин 2022 елга фитосанитар прогноз белән таныштырды. Дәүләт сорт комиссиясе җитәкчесе урынбасары Вера Андрусенконың чыгышын да чарада катнашучылар игътибар белән тыңлады. Ул бу як зонада яхшы уңыш бирә торган реестрга кертелгән яңа сортлар белән таныштырды. Россельхознадзор инспекторы Илгиз Гатауллин исә үсемлекләр карантины һәм орлык мониторингы турында бәян итте. 
Шушында ук яхшы хезмәт нәтиҗәләренә ирешкән кешеләргә бүләкләр тапшырылды. Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән җаваплылыгы җикләнгән “Победа” җәмгыятенең Борай аерым бүлекчәсе директоры Даниф Нигамәтҗанов, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Дамир Йосыпов бүләкләнде, шушы ук министрлыкның Рәхмәт хатына  крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Данил Батталов, Ленин исемендәге хуҗалык механизаторы Ирек Габидуллин, “Урожай” хуҗалыгы терлекчесе Рәфис Гыйләҗетдинов, авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы Хәлил Минһаҗев лаек булды. 
Конференциянең практик өлеше “Колос” хуҗалыгының Борай бүлекчәсе техника паркында һәм амбарларында узды. Чарада катнашучыларны предприятие директоры Камил Галиев каршылады һәм хуҗалыктагы язгы кыр эшләренә әзерлек турында сөйләде. Биредә язгы-кыр эшләренә җәлеп ителәчәк барлык төр техника да ремонтланган, буялган, сафка бастырылган һәм бүгеннән басуга чыгарга әзер.
Хәерле сәгатьтә, игенче!
Венера Арсланова.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей