ЯЗНЫҢ БЕР ЧӘЧӘГЕДӘЙ...

Кар астыннан чыккан язның беренче чәчәкләренә кем генә сокланмый икән дә, кем генә гашыйк булмый икән!? Үзләре гади генә булып күренсәләр дә, күпме наз, күпме көч, күпме илаһилык аларда! Менә бит, әле салкын, эреп бетмәгән җирне тишепкенә чыгуларына да карамастан, елмайгандай, бар дөньяга нур сибеп, яшәүгә дәрт өстиләр, киләчәккә өмет уяталар.Тора-бара безнең күзләр дә бу матурлыкка күнегәләр, без аларга артык игътибар да итми башлыйбыз. Ләкин алар барыбыр матур булудан туктамыйлар, җир өстенә хуш ис бөркиләр, ямь бирәләр.

Минем язмамның герое да, яз көнендә тугангадыр инде, үзенең барлык сыйфатлары белән дә нәкъ  шушы чәчәкләргә ошап тора: максатына ирешүчән, ныклы рухлы, авылдашларына, туганнарына, балаларына җылы өләшүче, нур сибүче изге зат.

Уйбулат авылында гомер кичерүче  (Ахметшина) Рәзинә Әрдислам кызы Гарифуллина. Рәзинә апа 1952 елның 20 маенда, ул шушы ук авылда, Рәйсә һәм Әрдислам Әхмәтшиннарның беренче балалары булып дөньяга килә. Әтисе – Бөек Ватан сугышы ветераны, әнисе гомер буе колхозда төрле эшләрен башкара. 

Ул 8 сыйныф белемне  туган авылында, Митрә-Әюптә урта белем ала. Мәктәпне тәмамлагач, 1969 елны Владимир өлкәсенә туку фабрикасына эшкә китә. Анда һөнәре буенча белем үзләштерә. 

Рәзинә апа кечкенәдән үк җыр-биюгә тартылып үсә. Владимир өлкәсендә биш ел эшләү дәверендә ул туку фабрикасының үзешчән сәнгатендә актив катнаша: халык ансамбленда җырлый һәм бии. Аңа бирелгән Мактау кәгазьләре, грамоталар, төрле бүләкләр моны дәлилләп торалар.

Ләкин авылдан беркая да чыгып өйрәнмәгән кызны туган ягы, авылының урамнары, урманнары, басу-кырлары, әти-әнисе, үзеннән кечкенә алты бертуганы сагындыра. Ул яңадан туган авылына – Уйбулатына әйләнеп кайта. Авылда нинди эшкә кушсалар да, уфтанмыйча, сыкранмыйча, көче җитәрдәен дә, җитмәстәен дә башкарырга тырыша. Башта колхозда төрле эшләр башкара, аннан китапханәдә эшли, үзе укыган мәктәптә балаларга белем дә бирә.

1974 елда Рәзинә апа шушы ук авыл егете Хәсәнҗан Әмирхан улына кияүгә чыга. Алар бик матур парлар булып, авыл балаларына хас уңганлык, тырышлык белән дөнья көтә башлыйлар. Матур итеп йорт төзеп керәләр.

 Җырларга, биергә яратуы, сәнгатьне үз итүе  Рәзинә апаны барыбер мәдәният өлкәсенә алып  килә . Ул 1980 елдан алып 2007 елга кадәр –  хаклы ялга чыкканчы Уйбулат авыл мәдәният йорты  директоры  булып  эшли. Ул эшләгән елларны авыл халкы әле дә сагынып сөйли, искә ала. Рәзинә апа районның иң уңган, булдыклы мәдәният хезмәткәре була. Төрле мәдәни чараларда, район һәм  республика күләмендә үткән конкурсларда ул оештырган сәхнә коллективлары күп мәртәбәләр җиңүче була. Бик күп еллар Сабантуй бәйрәмнәрен һәм башка массакүләм чараларны алып бара. Авылда, халык йолаларына игътибар юнәлтеп, төрле бәйрәмнәр үткәрә, ветераннар белән эш алып бара, агитбригада белән басуларда йөриләр һәм башка бик күп эшләрнең уртасында кайный.  Ул вакытта авыл Советында җитәкләгән Геннадий Кузьмич Тихонов һәм хуҗалык җитәкчесе  Вадим Васильевич Соколов белән барлык чараларны да аңлашып, киңәшләшеп, фикерләрен уртага салып, сөйләшеп алып баралар. Җитәкчеләр белән бердәм булганда гына, аларның ярдәмен тойганда гына зур уңышларга ирешеп булуын бик яхшы аңлый ул.

 Халык белән дә  уртак тел таба белүе, уңганлыгы, җитезлеге, гадилеге аңа куйган максатларына ирешергә, алга таба киң адымнар белән атларга зур ярдәм итә, авылдашларында төрле чараларда катнашу теләген уята. 

Рәзинә апа белән Хәсәнҗан абый Гарифуллиннар өч балага гомер бирәләр, аларны матур итеп тәрбияләп, олы тормыш юлына аяк бастыралар. Уллары Руслан белән киленнәре Илсөяр олы йорт төзеп, шул ук авылда башка чыгып, үзаллы тормыш көтәләр, бер кыз тәрбиялиләр. Руслан  "Базы" хуҗалыгында шофер, Илсөяр Юмаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы булып эшлиләр.

Рәзинә апаны килене бары җылы, мактау сүзләре белән генә телгә ала.

"Кияүгә чыкканда минем үз әнием вафат иде инде. Кайнанам мине бер дә какмады, үз кызы кебек күрде. Килен булып төшкән көннән башлап ул минем өчен - әни. Ул безгә беренче киңәшче дә, ярдәмче дә. Кызыбыз тугач, йолага туры китереп исем куштырдык. Беренче  мунча кертү дә әни өстендә булды. Аннары инде эшкә чыгып киткәч, елдан артык кызыбызны килеп карашты . Ходай аңа тик тазалык, озын гомер бирсен. Без аны ихлас хөрмәт итәбез",  –  ди Илсөяр Фәүкать кызы.

 Уллары Урал белән киленнәре Айгөл үзләре белән бергә төп йортта тормыш көтәләр. 20 елдан артык алар бик тату, авылдашлары алдында үрнәкле гаилә булып, бер-берсенә хөрмәт күрсәтеп яшиалар. Аларның өч баласын тәрбияләүдә дә Рәзинә апа белән Хәсәнҗан абыйның өлеше бик зур. Урал да Руслан кебек  "Базы" хуҗалыгында шофер булып эшли. Киленнәре  Айгөл – шушы ук хуҗалыкта  бухгалтер. Аларның күп вакытлары эштә үтә. Арып-талып кайтуга  ашарга әзер, балалар каралган, йорт эшләре эшләнгән була. Өлкәннәр бүген чит авылга йөреп эшләгән килене белән улына бик олы терәк.

  Кызлары Альбина күрше Каратал авылы егете Рузил Рәшит улы Мөхәмәтҗановкатормышка чыга. Алар шул авылда йорт салып керәләр.  Өч кызга гомер бирәләр.

 Рәзинә апаның авылдашлары арасында абруе бик зур. Ул бик күп еллар авыл Советы депутаты булып торды. Әле һаман яше дә, карты да аңа киңәш сорап киләләр, эч серләрен бүлешәләр. Бер дә юктан гына аны "Авылның әнисе" димиләр. 

Хәсәнҗан абый белән Рәзинә апаларга авылда кайтып керер нигезләре калмаган авылдашлары да, үзләренең туганнары да бик еш кайталар. Алар барысын да якты йөз белән каршы алалар, кунак итеп, матур теләкләр белән озатып калалар. Үзләренең төп йортларында яшәгән әти-әнисен дә соңгы көннәрендә Рәзинә апа тәрбияләде. Аларны туганнары белән бергә хөрмәтләп, фатихаларын алып, соңгы юлга озаталар.

            Рәзинә апа – изге, ачык күңелле кеше. Якыннарының гына түгел, авылдашларының да уңышларына сөенә, аларның шатлыкларын да, кайгыларын да үзенекедәй кабул итә, кирәк чакта юату сүзләре таба, киңәшләрен бирә. Ул авылының тынгысыз, гади эшчән халкына сокланып яши, алар белән горурлана һәм алар турында мәкаләләр әзерләп, гәзит битләрендә бастыра. 1970 елдан бирле ул "Игенче" гәзитенең штаттан тыш хәбәрчесе булып тора.

            Рәзинә апа  бик күп Мактау кәгазьләре, Почет грамоталары  һәм СССР Мәдәният министрлыгының "Иң яхшы эшләгәне өчен" билгесе белән бүләкләнгән. Ул шулай ук хезмәт ветераны да. Бу бүләкләр барысы да тир түгеп, ал-ял белмичә эшләп, олы хезмәт юлы үтеп алына. 

 Рәзинә Әрдислам кызы Гарифуллинаның күркәм юбилее – гомеренең матур мизгеле якынлаша.  Шушы бәйрәме уңаеннан барлык авылдашлары, күрше авылларда яшәүчеләр, туганнары, балалары исеменнән аңа сәламәтлек, Хәсәнҗан Әмирхан улы белән парлы озын гомер, бәхет, шатлыкка гына төренеп яшәүләрен телибез. Киләчәгегез  якты, эчәр суларыгыз  саф, ризыгыз  киң, бәрәкәтле, туар таңнарыгыз тыныч булсын. Сез –авылыгызда гына түгел, районда да хөрмәт казанган гүзәл хатын-кызларыбызның берсе. Ә халык ихтирамын яулау – барлык бүләкләрнең дә иң зурысы, минемчә.

...Язгы гөлләр быел тагын чәчәк атып, дөньяны илаһи матурлыкка күмде. Күңелләр назланып кына бәхет, шатлык дулкынында йөзә. Нинди рәхәт җирдә яшәүләре! Шушы чәчәкләрдәй, тирә-ягыбызны балкытып, нур чәчеп, җылылык бөркеп яшәүче авылдашларыбыз булганда –  бигрәк тә.

Автор:Фәйрүзә Саяпова.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей