Язларны көтеп яши

Менә тагын җиргә язлар җитте. Тиздән урамнардан гөрләвекләр агар, беренче үләннәр баш калкытыр, умырзаялар чәчәк атар. Борайда яшәүче Фәүзәви Ибраһимов һәр язны ниндидер дулкынлану белән көтеп ала. Язларда туган көне булганга түгел, бар тереклек озайлы йокысыннан уянганга көтә. Ярата ул язны. Менә быелгысы да шулай булыр әле.
Фәүзәви абый Әҗәк авылында туган. Әтисе Гыйльмияр, әнисе Мәдинә өчен дүртенче сабый, дүртенче бәхет, дүртенче өмет була ул. Сугыш башланганда аңа нибары алты гына яшь тулган була. Кызы Чулпан әйтмешли, кая ул аңа уенчыклар белән уйнау, тормыш үзе аны колагыннан тартып үстереп, бик яшьли, сыек кына көенә арбасына җигә. Бәләкәй генә чагыннан колхоз печәненә йөреп, буе җитмәсә дә кәбән башына үрелергә тырышканын, әтисенең үтә дә дөреслекне яратуын, әллә корсагы ачтан, әллә бала-чагалыгы белән башкаларга ияреп, колхоз басуыннан кесәсенә тыгып кайткан башаклары өчен шелтәләгәнен дә ул һаман-һаман исенә төшерә. Гомумән, сугыш чорында туган, үскән балалар авырлыкны үз иңнәрендә артыгы белән татып үсә, әллә шуңа да алар аеруча кешелекле, мәрхәмәтле, ярдәмчелләр.
1954 елда Фәүзәви Ибраһимов армия хезмәтенә алына һәм Польшада радио-телефонист булып өч ел ярым хезмәт итә. Хезмәтен тутырып кайткач, Аскын районында механизацияләү мәктәбендә укый, аннан ветеринар һөнәрен үзләштерә һәм гомере буена шушы һөнәренә тугры кала. Ветеринар, зоотехник, Борай ветстанциясе директоры, Кузбай ветеринария участогы мөдире булып эшли, җитәкчелек эшен бик оста алып бара. 
Узган гасырның илленче еллары азагында Әлфия исемле кыз белән гаилә коралар, мәхәббәт җимешләре булып уллары Салават һәм кызлары Чулпан туа. Бүгенге көндә Фәүзәви Гыйльмияр улы онык-оныкчаларын сөеп туялмаган бәхетле картәти. Йорты, гөрләп торган бакчасы бар. Бер генә дә тик утырырга яратмый ул. Һәрчак нәрсәдер төзү белән мәшгуль. Вакытны бушка сарыф итүчеләрне өнәп тә бетерми. 
– Безнең әти үстергән җиләкләрнең, җимешләрнең тәмен берни белән дә алыштыра торган түгел. Бакчасы бик ямьле аның. Ул шулай ук сериаллар карарга ярата. Һәрчак шаян сүзле, төпле киңәшле әтиебез безгә дә, туганнарына да ярдәм итеп тора, – ди кызы Чулпан. Һәм туганнары  исеменнән дә әтисенә туган көне уңаеннан озын гомер, ныклы сәламәтлек, иминлек, муллык тели.
Венера Арсланова.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей