Язгы өмәләр башланды

Яз кояшы турырак һәм җылырак карый башлау белән районда язгы санитар чистарту өмәләре башлана. Чөнки яз җитү белән кыш буе кар астында күренми яткан чүп-чар баш калкыта башлый. Кыштан соң  табигать уяна,  тирә-якны тәртипкә китерү, төзекләндерү вакыты җитә.  

Райондашларыбыз бердәм рәвештә беренче язгы өмәдә катнаштылар. Алар  тирә-якны кардан арындыру өчен кулларына көрәк алып, каралып яткан кар-боз өемнәрен  тирә-якка тараттылар. Кар астыннан чыккан чүп-чарны да җыйдылар. Оешма-учреждениеләр коллективлары үзләре эшләгән биналарның тирә-ягын һәм билгеләнгән участокларны чистартты, һәркем үз территориясендә тәртип булдыруга  өлеш кертте. Район күләмендәге өмәдән безнең редакция коллективы да читтә калмады. Өмәдә балалар бакчалары, Чакмагыш беренче урта мәктәбе, гимназия, район мәгариф бүлеге, мәдәният йорты, китапханә, район үзәк дәваханәсе, район кулланучылар җәмгыяте, хәрби комиссариат,  халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм башка оешма-учреждениеләр колективлары зур активлык күрсәтте.

Күмәк эш – беткән эш, диләр. Бергәләшеп көч куйганда, тиз генә башлаганны төгәлләп була. Бергәләп башкарган хезмәтнең нәтиҗәсе дә күзгә күренерлек матур булды.  Бергәләшеп күңелле итеп җыештырганнан соң, тирә-юнебез тагын да күркәмләнеп, ямьләнеп калды. Әлбәттә, көннәр ныклап җылытуга өмәләр тагын дәвам итәчәк әле. Ул вакытта традициягә әйләнгән чисталык ике айлыгы да башланачак. Яшәгән җиребезне чиста тоту – һәркемнең  изге бурычы. Әйләнә-тирәбездәге чисталык һәм матурлыкны булдыру һәм саклау бары тик үзебезнең кулларда икәнен онытмыйк, дуслар!

Автор:Илсөяр Гайсина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей