Язгы кыр эшләре уңышлы үтсен

Аграрийлар алдында җаваплы чор башлана. Тиздән, басуларда трактор гөрелтеләре ишетелә башлаячак, язгы кыр эшләренә тотыначаклар.Бүген аларның һәркайсы чәчү һәм җир эшкәртү техникасын әзерләү, запас частьлар, ягулык-майлау материалларын, чәчүлек орлыкларын хәстәрләү, ашлама туплау кебек мөһим эшләр белән мәшгуль.

Районыбызда бу язда 176 трактор, 119 заманча чәчү комплексы, 110 культиватор, шулай ук 1500 тырмалау агрегаты эшләячәк. Игенчеләребез алдында төп бурыч – кыска срокларда чәчүгә керешү. Район хуҗалыкларында орлык җитәрлек күләмдә тупланган һәм аның күбесе югары репродукцияле.
Хуҗалыкларның машина-трактор паркларының язгы кыр эшләренә әзерлеген, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешен, үсемлекчелек буенча чаралар башкарылуын, авыл хуҗалыгы машиналарының агрегатлау сыйфатын һәм хуҗалыкларның эш планнары буенча әзерлек дәрәҗәсен билгеләү махсус комиссия ярдәмендә тикшереләчәк. Районыбыз хуҗалыкларындагы техниканың яртысы диярлек соңгы өч елда кайткан яңа техника. Чәчү сезонына әзерлек темасы көн саен күтәрелә торган тема булып кала. Район авыл хуҗалыгы идарәлегенең хезмәтне саклау буенча баш инженеры Илшат Ханнанов китергән мәгълүматларга караганда, быелгы чәчү сезонында 176 тракторның 40гына, 22 чәчкечкә, 15 культиваторга капиталь ремонт эшләнгән, ә калган техника яңа булу сәбәпле, зур чыгымлы ремонт таләп ителмәгән. Шуңа күрә аларның да төзеклеге күз уңыннан узып, әзерлек сызыгына куелган. Бүгенгә район буенча язгы чәчү эшенә техниканың 95 проценты әзер. Бу эшләр аеруча “Гайфутдинова”, “Колос”, “Салават”, “Зарипов”, “Хәмәтнуров” һәм “Коробейников” хуҗалыкларында ырамлы бара. “Каратмак”, “Арсланов”, “Гыйльмаутдинов” һәм Ленин исемендәге хуҗалыкларда ремонт эшләре тәмамлану чигендә тора. Чәчү кампаниясенең уңышлы узуы һәм киләчәк уңыш язмышы техника төзеклегенә бәйле икәнлеген аңлап эш итә аграрийлар.
– Безнең хуҗалыкта техника күп. Язгы кыр эшләре башланганчы төрле агрегатларга агымдагы ремонт ясала. Механизаторларның тәҗрибәсе, осталыгы, кирәкле запас частьләр булу нәтиҗәсендә эш тоткарланмый. Беренче эш итеп тырмаларны ремонтлый башладык һәм бу эшне үз вакытында тәмамладык, – дип сөйләде Борай машина-трактор паркы инженеры Илмир Нуриев.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей