Яшел урак өсте

Ваныш авылында урнашкан “Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыгында терлек азыгы әзерләүгә елның-елында аерым игътибар бирелә. Һәм кимендә ел ярымлык азык туплана. 
  – Алдагы кышлату чорына да терлекләргә азыкны ел ярымга җитәрлек итеп әзерләү максатын куйдык, – ди хуҗалык идарәчесе Дамир Кәшфуллин.  Моның өчен хуҗалыкта  500 гектарга якын мәйданда күпьеллык үлән үстерелә. Үләнне чәчәккә бөреләнү фазасында (туклыклы матдәләргә иң бай чорда) уруга керешкәннәр. Азык әзерләүгә 8-9 берәмлек техника җәлеп ителгән.  Әлегә төп игътибар кәҗә үләненнән сенаж салуга юнәлдерелгән. Бу төр азыкны 1100 тонна күләмендә әзерләгәннәр инде. Көннәр кояшлы булганда тиз арада бу базны тутырып куярга ниятлиләр. Параллель рәвештә печән әзерләү дә бара. Анысын, 1400 рулон әзерләп, саклау урыннарына куйганнар. Механизаторлар күпьеллык үләннең беренче катын атна-ун көн эчендә алып бетерүне максат итеп эшлиләр.
Терлек азыгы әзерләүдә сыйфат беренче урында булырга тиеш. Шуңа күрә масса кайта башлаганчы сенаж базлары азык калдыкларыннан, тирестән арындырылып, дезинфекцияләнеп куела. Сенаж салуның технологиясен төгәл үтәгән очракта, әзер сенаж массасы туклыклыгы буенча яшел массага якын була. Ваныш янындагы печән басуында Полессе мал азыгы хәзерләү комбайнында Рәмил Усманов үләнне ваклап, механизаторлар Азамат Вахитов, Радик Яхин Т-150 тракторы арбасына төйи. Ә уңган тракторчылар яшел массаны сенаж чокырына ташыйлар. КамАЗ йөк машинасы водителе Рәмис Шәйхетдинов көненә 12шәр рейс ташый икән. 
– Моңарчы Алтаю авылы янындагы  басудан ташыган идек, ара ерак иде, хәзер хәтта көненә 15шәр рейс та эшлибез, – ди басу уңганнары. Без барганда печән басуында да эш гөрләп тора иде. 
– Һава шартлары нәкъ печән әзерләрлек, – дип үзара сөйләште тракторчылар. Чабылган пакосларны әйләндерүдә Т-16 тракторына ГВК агрегатын таккан  Рузолин Шәрипов, Рузит Гайфуллинар күп көч сала. Рәзәви Мөгаллимов белән Радик Бәлагытдиновлар печәнне җыеп рулоннап баралар. Гомумән, биредә чынлап торып печән өсте. 
Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей