"Яшел Башкортстан" акциясе үтте

"Яшел Башкортстан" акциясе чикләрендә соңгы берничә елда район территориясендә шактый мәйданнарда агач үсентеләре утыртылды.

Планетабызның яшел калканы булып алар әйбәтләп төпләнеп, алына баралар. Шушы традиция быел да дәвам итә. Бөек Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үтәр алдыннан Рәҗәп авыл Советы биләмәсенә караган Иске Сөрмәт һәм Яңа Балтач биләмәсенең Яңа Карьяуды авыллары арасындагы агачлыкта район оешма- предприятиеләре, хуҗалыклар һәм учреждениеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре берничә мең төп агач үсентеләре утыртты. Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм "Бердәм Русия" сәяси партиясенең Башкортстан Республикасы буенча башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Фәнәвис улы Насретдинов та катнашты. Күмәкләшеп үсентеләрне утыртып беткәннән соң мәдәният хезмәткәрләре җыр- моң бүләк итте. Саф һавада хуш исле кайнар пылау һәм тәмле чәй дә күңелләрне күтәреп, бәйрәм кәефе өстәп җибәрде.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей