Ящур гына димәгез

Оренбург өлкәсенең Беляев районында шәхси ярдәмче хуҗалыктагы мөгезле эре терлекләрдә тилчә (ящур) авыруы барлыгы ачыкланды. Шунлыктан бөтендөньяга чаң сугылды. Узган елда  Казахстан территориясендә тилчә авыруы теркәлүе турында беренче мәгълүмат теркәлгән иде. Беляев районы Казахстан белән чиктәш, бәлки куркыныч авыру әлеге республикадан кергәндер, әлегә бу хакта рәсми мәгълүмат юк.  Эре мөгезле терлекләрдә очрый торган чир турында  хуҗалыкларында мал асраучылар өчен тулырак мәгълүматны район ветеринария станциясе начальнигы Роберт Кашапов бирә.

Ящур – пар тояклы малларда очрый торган куркыныч вирус авыруы, кешене дә зарарлый ала. Авыру  чыганагы булып тояклы йорт яки кыргый  терлекләр тора. Авыруны кимерүчеләр, инфекцияле, авыру терлекләр, вирус йөртүче терлекләр тарата. Тилчә бер кешедән икенче кешегә йокмый, терлек хуҗасына тиз күчә. Зарарланган  терлекне  караганда, тиресен эшкәрткәндә килеп чыгарга мөмкин. Шулай ук тиешенчә эшкәртелмәгән сөт һәм ит ризыклары белән дә керә. Инкубация чоры – 1-7, сирәк очракта  21 тәүлеккә кадәр сузыла. Бу чирне китереп чыгармас  өчен зоогигиена кагыйдәләрен үтәргә, терлек азыгын ышанычлы җирдән алырга, хуҗалык биналарына, терлек фермаларына керү-чыгу юлында санитар нормаларны үтәргә, сакны арттырырга, йогышсызландыру чараларын күрергә, терлек абзарларын, анда керүче техниканы, терлек ризыгы саклый торган амбарларны даими йогышсызландырырга, ветеринария белешмәсе булмаган урыннан ит һәм сөт ризыклары сатып алмаска, яңа сатып алынган терлекне ветеринария хезмәте һәм авыл җирлекләренә теркәргә кирәк. Шулай ук терлекне чалыр алдыннан яки чалган вакытта тилчә авыруы табылса яки аңа шик туса,  мал табибына күрсәтергә, итне ветеринария белгеченә анализга бирергә һәм бу хакта  ветеринария станциясенә хәбәр итәргә кирәк. Тикшерү вакытында терлек хуҗасы авыру яки шикле терлеклекләрнең урынын күчерергә, терлекне чалуны туктатырга тиеш. Инфекциягә каршы торуның төп чарасы-профилактика. Тилчә авыруы таралган өлкәләрдән терлекләр кертү туктатыла. Шушы көннәрдә эпизоотик хәл имин булмаган төбәкләрдә терлек базар бәясеннән шактый арзанрак бәядән сатыла башлаячак. Очсыз терлек алам дип бәлагә тарый күрмәгез.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей