ЯШЬ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗ СӘЛАМӘТ ҮССЕН РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗ СӘЛАМӘТ ҮССЕН

Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров тәкъдиме белән тормышка ашырылучы “Взлетай!” мәгариф проекты ярдәмендә республика мәктәпләрендә “Сәламәт елмаю” дип аталган аның модуле кертелә башлады. Аңа ярашлы укучы балалар саны 800дән арткан мәктәпләрдә стаматология кабинетлары барлыкка килде. Укучылар саны азрак булган мәктәпләрдә белем алучылар тешләрен поликлиникаларда дәвалата ала. Әлеге проект нигезендә Чакмагыш гимназиясендә дә стоматология кабинеты булдырылды. Яхшылап ремонт үткәрелгән кабинетта заманыбызның иң яңа модельле теш дәвалау җиһаз-корылмалары алып куелган. Биредә гимназия генә түгел, барлык район мәктәпләре укучылары да каралачак. Стоматология кабинетын рәсми ачу тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның икътисад һәм финанс мәсьәләләре урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Эрик Фәйзулла улы Фазлыйәхмәтов белән аның урынбасары Урал Рәүзеләнәф улы Ирназаров, мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева, гимназия директоры Ратмир Фоат улы Камилҗанов һәм аның урынбасарлары катнашты. Тантананы ачып, гимназия директоры Ратмир Камилҗанов “Взлетай!” проектының асылы, аның ярдәмендә үсеп килүче яшь буын вәкилләренә тудырылучы шартлар турында сөйләде, артабан бу проект чикләрендә нәрсәләр эшләнеләчәге турында бәян итте. Гимназиядә теш дәвалау кабинетының барлык мәктәпләр укучылары өчен дә ачык булачагын белдерде. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев республика җитәкчелегенең хәстәрлекле ярдәме белән булдырылган әлеге уңайлыкның яшь райондашларыбызга сәламәт булып үсәргә ярдәм итәчәгенә ныклы ышаныч белдерде. Район үзәк дәваханәсенең баш табибы Эрик Фазлыйәхмәтов барлык райондашлар, шул исәптән укучы балаларның сәламәтлеге турында хәстәрлек артабан да төп эшчәнлек юнәлешебез булып калачак, дип белдерде, чарада катнашучы укучы балаларга сәламәтлек, тырышып укуларын теләде. Символик ал тасманы Эрик Фәйзулла улы Фазлыйәхмәтов белән Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева кисеп, югары кунаклар белән балалар бергәләп кабинет эченә үттеләр. Район үзәк дәваханәсенең стоматология бүлеге мөдире Рәзилә Тимергали кызы Хаҗиева биредәге җиһаз-корылмалар белән таныштырды, берничә укучының авыз куышлыгын тикшереп, диагноз куйды, үзенә бирелгән һәр сорауга җентекле җаваплар кайтарды. Районыбыз мәктәпләре укучылары өчен тагын бер уңайлык артты. Хәзер тешләрен карату һәм дәвалау өчен алар бирегә йөриячәк, илебез киләчәген тәшкил итүче яшь райондашларыбызны өр-яңа заман җиһаз-корылмаларында тикшереп, тиешле квалификацияле ярдәмне бушлай күрсәтәчәкләр. Ә райондашларбызның төрле катлам вәкилләренең тормыш-көнкүреш шартларын бермә-бер яхшыртуга булышлык итүче республика һәм илкүләм проектлар, программалар артабан да тормышка ашырылып торачагы бәхәссез.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей