Ярты гасыр татулыкта

Үзләренең алтын туйларын бәйрәм иткән Флүзә һәм Мулланур Исламовлар гомер юлларын мәгънәле үтүләренә сөенеп яши. 
Гаилә башлыгы Мулланур Борхан улы әлеге вакытта 325 еллыгын билгеләгән Калмык авылында дөньяга килә. Әтисе Борхан ага авылда колхоз төзелешендә бик актив катнашлык күрсәтеп, фронтка тиң хезмәт армиясендә көч түгә. Кызганычка каршы, анда алган авырулар аның 56 яшендә гомеренә нокта куя. Әнисе Минзия ханым да барлык тормышын колхозга багышлап, 79 яшендә дөнья куя. 
Мулланур туган авылында мәктәп тәмамлаганнан соң 1958 елда хезмәт юлын туган Жданов исемендәге колхозда тракторда плугарь булып башлады.  1971 елны Бөре шәһәрендә автомобильчеләр мәктәбендә шофер таныклыгы алып, районның урман пунктына эшкә урнаша. Аннан соң биш ел дәвамында тегү машиналары наладчигы булып эшли. 1982 елда Борай авыл советында шофер. Дистә еллар районның хәрби комиссариатында хәрби комиссарны йөртә. 2009 елны лаеклы ялга чыкканчы хәрби исәп өстәле инспекторы вазыйфасын уңышлы башкара. Намуслы хезмәте өчен бүләкләре дә хәтсез. Шуларның “Социалистик ярыш җиңүчесе” медале аңа аеруча якын. Уңганлыгы, һәрнәрсәгә өлгер, җитезлеге, гадел, якын кешеләре өчен бырысын да эшләргә әзер булганы өчен яраталар аны һәм горурланалар. 
Адәм баласы өчен тормыш – гомерлек сынау, имтихан. Аларны үтү өчен ныклы таяныч булырлык тормыш иптәше булу бик тә зур бәхет. Бу уңайдан Мулланур ышанычлы тормыш юлдашы табуына үзен чын мәгънәсендә бәхетле саный ала. Нарыш авылы кызы Флүзә Мансур кызы белән кавышалар. Флүзә сатучылар курсын тәмамлап, хезмәт юлын сатучылыкта үткәрә. 36 ел хезмәт стажы бар аның һәм лаеклы рәвештә хезмәт ветераны исемен йөртә. 
Өч балаларына яхшы тәрбия һәм белем биреп, зур тормышка аяк бастырдылар. Алар һәммәсе дә үз тормышларын корып, балалар үстерәләр, әйбәт хезмәт урыннары бар. Йокысыз узган төннәре һәм тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе булган, үзләре тырышып үстергән балалары хөрмәтендә көн күрәләр алар. “Аллага шөкер, балаларыбыз йөзгә кызыллык китермәделәр”, – дип шатлана ата-ана. 
Олы кызлары Ильмира Борай гимназиясендә математика фәненнән белем бирә. Илгиз районыбызның газ-сервис оешмасында мактауга лаек слесарь. Кече уллары Илдар Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтында белем алганнан соң, әйдәүче инженер. 
Туган җирнең тузаны да кадерле, дип халык дөрес әйткән. Исламовлар гаиләсендә бу сүзләр туры мәгънәсендә хаклыкны исбатлый. Әлеге төшенчә ата-анадан башлап балаларының да каннарына салынган.

Фидаил Нуриев.
 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей