Ярмәкәйдә чишмәләр күп, сулары алтын диләр...

Агымдагы елда гына районда ун су чыганагы төзекләндерелгән.Республикабыз капкасы булган бу төбәкне күпсанлы чишмәләр бизи. Аларның кайберләре халыкка күп гасырлар хезмәт итә.
Шундыйларның берсе – “Бәйкәй чишмәсе”. Ул – ярмәкәйлеләр өчен изге урын, тарихи мирас та. Чөнки 1742 елда нәкъ менә шушы чишмә янында Ярмәк Бәйкашев әлеге авылга нигез сала, халык чишмәне аның исеме белән атый. Типтәр һәм ясак татарлары нигез салган авыл урыны бөтен яктан да калкулыклар белән уратып алынган, шуңа күрә анда көчле җилләр үтеп керә алмый. Моннан тыш, биеклектән территорияне күзәтү дә уңайлы, шуның аркасында якынлашып килүче куркыныч турында тиз белеп була торган булган. Якын-тирәдә игенчелек өчен уңдырышлы туфрак булуы да бирегә күченеп килүчеләр өчен мөһим, чөнки бу аларның төп шөгыле була. Моннан тыш, янәшәдә эчәргә яраклы су чыганаклары да булган, мул сулы Рә елгасы да ерак түгел.

Бу чишмә янында тормыш гел кайнап торган. Озак еллар буена ул авыл халкы өчен эчә торган суның төп чыганагы булган. Бәллүр кебек чиста суда балалар уйнаган, хатын-кызлар кием-салым чайкаган. Аның янында гашыйклар очрашкан.

– Чишмәнең әһәмияте безнең көннәрдә дә кимеми, – ди авыл хакимияте башлыгы Нурислам Тимеров. – Ярмәкәй – Бәләбәй – Приют юлы янында булганга, ул үтеп баручыларның игътибарын җәлеп итеп тора. Күпләр бирегә туктап су эчә, аны үзе белән дә алып китәргә тырыша. Шуңа күрә авыл хакимияте “Бәйкәй чишмәсе”н һәрвакыт тәртиптә тота.

Хакимият башлыгы сүзләренә караганда, аны янә төзекләндерү өчен проектларга конкурс игълан итеп, аларның иң яхшы өчесен файдаланып башкарылган эш нәтиҗәсендә, чишмәнең тирә-ягы танымаслык булып үзгәргән. 2 миллион 300 мең сумлык төзекләндерү эшләре Башкортстан Республикасының социаль максатлы программалары фонды исәбенә башкарылган.
Төзекләндерү эшләре бу җәйдә башланган. Берничә ай эчендә чишмә территориясе шактый үзгәргән. Анда кечкенә генә йорт эшләнгән, торбалар алыштырылган, юллар салынган, мәчеткә алып баручы юлга баскычлар куелган. Моннан тыш, су агу юлын махсус тирәнәйтеп, кечкенә генә резервуар булдырылган. Киләсе елда чишмә яны тагын да ямьләнәчәк, анда куаклар, чәчәкләр утыртылачак.
“Бәйкәй чишмәсе” тагын күп гасырлар халыкка хезмәт итәчәк әле.
Резида ВӘЛИТОВА.
Фото: Энҗе ШӘФЫЙКОВА.
Источник: газета «Кызыл таң».

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей