Ярдәме дә, нәтиҗәсе дә бар

Төбәк Башлыгы вазифасында эшли башлаганда Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, муниципалитетларны үстерү программаларын гамәлгә ашырганда иң мөһим бурычларның берсе – торак пунктларның тышкы кыяфәте һәм авыл хуҗалыгын үстерү, чөнки уңай иҗтимагый мохит халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә.

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү

Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча 2020 елдан 2022 елга кадәр Башкортстанда авыл территорияләрен комплекслы үстерүгә 6,2 млрд.сум акча юнәлтелгән, шуларның 3,6 млрд. сумын федераль казна бүлеп биргән. Программаның төп юнәлешләре торак, социаль объектлар, инфраструктура төзү һәм территорияләрне төзекләндерү тора. Өч ел эчендә торак шартларын яхшырту программасы буенча республикада 486 гаилә субсидия алган, 107 гаилә өчен аренда килешүе буенча йортлар төзелгән.

Башкортстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы 2024-2030 елларга авыл территорияләрен комплекслы үстерү дәүләт программасы проектын эшләгән. Җиде ел эчендә программаны финанслауның гомуми күләме 13,8 млрд сум тәшкил итәчәк. Программа республика бюджетыннан, шул исәптән федераль казнадан трансфертлардан һәм бюджеттан тыш чыганаклардан финансланачак. 2024 елга аның чараларына 1,5 млрд.сум юнәлтеләчәк, алдагы елларда – 2,05 млрд. сум. Акчаларның күп өлеше республика бюджетыннан бүлеп биреләчәк: 2024 елда сумма 1,2 млрд. сум тәшкил итәчәк, алдагы елларда – 1,9 млрд. сум. Бюджеттан тыш чыганаклардан 2024 елда 104,9 млн. сум һәм алдагы елларда – 91,2 млн. сум.

Агрокомплекс

Авыл хуҗалыгы министрлыгы  белдерүенчә 2023 елда республикада 514 авыл хуҗалыгы предприятиесе эшчәнлек алып барган, шуларның 93 проценты финанс елын табыш белән тәмамлаган (2022 елда 93 процент). 2024 елда 12,7 млрд сум күләмендә табыш көтелә, яки узган ел дәрәҗәсенә карата 111,7 процент. Соңгы 5 елда минераль ашламалар кертү күләме 1,3 тапкыр артты һәм 2023 елда бөтен чәчү мәйданына исәпләгәндә 80,4 мең тонна актив матдә тәшкил итте.

Кулланылмаган җирләрне әйлә-нешкә кертүгә һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне цифрлаштыруга зур игътибар бирелә. 2019 елдан 2023 елга кадәр авыл хуҗалыгы әйләнешенә 134 мең гектардан артык файдаланылмый торган җир җәлеп ителгән. 2023 ел йомгаклары буенча терлекчелек продукциясен җитештерү индексы 97,4 процент тәшкил итте. 2024 елның 1 гыйнварына барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре хуҗалыкларында эре мөгезле терлекләр саны 834,6 мең баш тәшкил итә (2022 елга карата 97,9 процент), шул исәптән сыерлар 351,1 мең баш (97,4 процент), дуңгызлар 565,7 мең баш (98,6 процент), сарыклар һәм кәҗәләр 544,8 мең баш (96,5 процент), атлар 125,2 мең баш (99,5 процент), кошлар 6,97 млн баш (62,4 процент). 2023 елда барлык авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 1596,6 мең тонна сөт җитештергән (2022 ел дәрәҗәсенә карата 100,7 процент). Сөт җитештерү буенча Башкортстан Республикасы Русиядә 3нче урында тора. Сөт һәм ит терлекчелегендә эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыру токымлы терлекчелекне үстерүгә һәм сыерларның баш санын югарырак продуктив терлеккә әкренләп алыштыруга ярдәм итә.

Төп бурычларның берсе – елкычылык һәм умартачылык кебек традицион тармакларны саклау һәм үстерү. Башкортстан Республикасы Русиядә товар балының 9 проценттан артыгын җитештерә һәм Русия субъектлары арасында лидер төбәк булып тора. «Башкорт балы» бренды Русиядә һәм чит илләрдә республиканың танылган визит карточкасына әверелде.

Республикада елкычылык шулай ук лидерлык позицияләрен биләп тора: кымыз җитештерү буенча республикабыз Русиядә 1нче урында, ә атлар саны буенча 2нче урында (2022 ел нәтиҗәләре буенча). Беренчел мәгълүматлар буенча, 2023 елда республика атчылары 3543,5 тонна кымыз җитештергән. «Башкортстан Республикасы елкычылыкны үстерү» ярдәмче программасының продуктив, токымлы һәм спорт атчылыкны үстерү буенча чараларын гамәлгә ашыру 108 баш продуктив ат сатып алуны, токымлы атларның 292 спорт сынауларын оештыруны тәэмин итте.

Республикада ашлык чистарту машиналары һәм ашлык киптерү комплексларына җиһазлар, ашлык саклау өчен  җитештерү кластерын булдыру буенча эш алып барыла. 2019 елдан республика дилерлык үзәкләре тарафыннан барлыгы 10 яңа җитештерү-сервис базасы төзелде. 2019 елдан Беларусь Республикасы предприятиеләре белән берлектә авыл хуҗалыгы техникасының яңа төрләрен, шул исәптән тәгәрмәчле һәм чылбырлы тракторларны, уракларны, чапкычларны, азык таратучы катнаштыргычларны һәм башка техниканы җыю производствосын үзләштерү алып барыла. 2023 елдан авыл хуҗалыгы җитештерүенә пилотсыз очу аппаратлары актив кертелә, алар оператив мониторинг, авыл хуҗалыгы җирләрен инвентаризацияләү һәм чәчүлекләрне химик эшкәртү, шулай ук кырларның электрон карталарын формалаштырырга мөмкинлек бирә. 10 килограммнан артык очыш массасы булган беренче дрон-коптерлар инде файдаланыла. 2023 ел нәтиҗәләре буенча АПКның экспортланган продукциясе күләме 1,7 тапкыр арткан һәм 327,6 млн доллар суммасына 730,4 мең тонна тәшкил иткән (2022 ел дәрәҗәсенә карата 111%).

Ел саен АПК продукциясен экспортлаучы предприятиеләр саны арта, бүген алар – 106. Хәзерге вакытта Башкортстан АПК продукциясен дөньяның 44 иленә экспортлый. Шул ук вакытта җибәрүләрнең 59,2 проценты май – май тармагы продукциясенә (үсемлек мае, чүпрә), 13,5 проценты – бөртекле культураларга һәм 27,3 процентын башка төр продукциягә (азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате продукциясе, май орлыклары, спирт, бал, ит һәм сөт продукциясе, игенчелек өчен биологик препаратлар) туры килә. Төп импорт илләре булып Иран, Казахстан, Кытай, Төркия, Беларусь һәм башкалар тора.

Безнең районда да бу программаларның берничәсе уңышлы тормышка ашырыла.

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү дәүләт программасы авыл халкының тормыш дәрәҗәсен һәм мәшгульлеген арттыруга юнәлдерелгән. Бу программа кысаларында безнең районда нәрсәләр эшләнде?  Сорауларга җавап эзләп без район хакимиятенең инвестицияләр, эшкуарлык һәм икътисад бүлеге начальнигы Альмира Баһаутдиновага  мөрәҗәгать иттек.

– Безнең эшнең өстенлекләреннән берсе – авылда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү. Дәүләт программасы бу бурычларны хәл итүдә үзенең комплекслы алымнары белән бик вакытлы булды», – дип билгеләп үтте ул.

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү дәүләт программасы буенча беренчеләрдән булып район үзәгендә “Әкият” балалар мәйданчыгы төзелде. Шулай ук 2020 елда Зур Бадрак, Яңа Тазлар, Кушманак авылларында да балалар мәйданчыклары барлыкка килде. Дүсмәт белән  Вострецово  авылларында балалар өчен ял урыннары 2021нче елда төзелә. Шулай ук Дүсмәт авылында, Борай беренче санлы мәктәп янында спорт сөючеләр өчен  мәйданчыклар булдырылды. 2023нче елда Борай авылы Уральская  урамында, быел Бикҗән авылында балалар өчен яңа мәйданчыклар барлыкка килде.

Район үзәген чисталыкта тоту өчен 13 контейнер мәйданчыклары ясалган.

Якташларыбызның яраткан урыны булган “Салкын чишмә” дә  нәкъ шушы программа ярдәмендә төзекләндерелде.

2023 елда файдалануга тапшырылган яңа физкультура сәламәтләндерү комплексы да “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасының “Авыл территорияләренең хәзерге торышы” юнәлеше белән эшләнде.

Альмира Илдар кызы әйтүенчә, барлык проектлар да Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән «Авыл территорияләрен төзекләндерү» юнәлеше буенча «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында тормышка ашырылды.

Әлеге вакытта Сару елгасы буендагы сәламәтлек сукмагын “Салкын чишмә” белән тоташтыру, “Аккош күле” тирәсендәге территорияне төзекләндерү эшләре алып барыла.

Республикада эшләп килүче дәүләт программалары арасында авыл хуҗалыгына кагылышлылары да шактый. Мәгълүмат-консультация үзәге директоры Булат Салихов белдерүенчә, безнең районда республика Башлыгы ярдәмендә башкарылган үз эшен ачучылар, крестьян-фермер хуҗалыклары өчен “Агростартап” программасы уңышлы эшләп килә. Төгәлрәк саннарга тукталсак, 2019 елда  8 кеше  22 558 284сумлык, 2020 елда  4 кеше  12 533 994 сумлык, 2021 елда 3  кеше 9 536 400 сумлык, 2022 елда  2  кеше  4 000 800 сумлык, 2023 елда 2 кеше 7 688 000 сумлык грант отты.

2019 елда “Башлангыч фермерга ярдәм итү” программасы белән Илия Әгъләмова 2 974 500 сумлык грант ала һәм 30 баш кара-чуар токымлы таналар, трактор алуга куллана.

2021 елда “Гаилә фермасы” программасында ике хуҗалык 25 494 384 сумлык грант акчасына ия булдылар.

Беренчеләрдән Чишмә-Борай авылыннан Фируза Хәлилова 2019 елда “Агростартап” максатчан программасында катнаша һәм алынган грант акчасына герефорд токымлы 22 баш тана һәм “Беларусь 82” тракторын сатып алуга ирешә. 2020 елда үз крестьян-фермер хуҗалыгын оештырган Раил Арсланов бу программа нигезендә герефорд токымлы 42 баш тана алып кайта. Вострецово авылында яшәүче Тамара Зарипова “Агростартап” грантына ия булып, үз эшен башлап җибәрә. Элеккеге ташландык элеватор бинасын алып, ремонтлап, нәселле маллар асрау өчен абзарлар булдыра. Шушында Пермь краеннан 47 баш герефорд токымлы нәселле таналар алып кайталар.

Районның яшь фермеры, шәхси эшкуар Булат Габдуллин «Агростартап» программасы буенча симменталь токымлы 22 баш тана һәм “Беларусь 82.1” тракторын сатып ала.

Ишмәмәт авылы янында яңа фермер хуҗалыгы төзелеп, мал абзары пәйда булды. Авылның яшь эшкуары Марсель Нурисламов “Агростартап” бәйгесендә катнашып, грант ота. Җиңеп яулаган акчага 20 баш симменталь токымлы башмаклар һәм “Беларусь 82.1” тракторын ала.

2023елда  Яңа Бикмәт авылындагы “Билалов” крестьян-фермер хуҗалыгы 27 баш башмак белән тулыланды. Хуҗалык башлыгы Вил Билалов “Агростартап” программасында катнашып, җиңү яулаган иде, шул акчага аклы-каралы башмаклар кайтарта.

Ә Ялдәк авылыннан Абдуррахман Дүсмәтов бүгенге көндә үз хуҗалыгында атлар үрчетү белән шөгыльләнә. Узган ел дәүләт программасында катнашып, грант ота ул. Шул матди ярдәмгә 41 баш башкорт токымлы ат һәм “Беларусь 82.1” тракторын сатып ала.

Бу әле грантлар алучыларның бөтен исемлеге түгел. Программа дәвам итә.  Республика Башлыгы ярдәме белән яңа хуҗалыклар ачыла, эш урыннары булдырыла. Авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов:

– Республика җитәкчелеге агросәнәгать җитештерүенә һәм фермерлыкка ярдәм итү авылны модернизацияләү, авыл халкының тормыш сыйфатын күтәрү һәм мәдәни традицияләрне саклау өчен мөһим икәнен аңлый. Авыл җирлегендә яңа предприятиеләр үсеше нәтиҗәсендә эш урыннары булдырыла, хезмәт хакы дәрәҗәсе арта.

Башкортстан югары үсеш алган сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы төбәге булып тора. Анда сөт, сыер ите, кымыз, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүгә басым ясала.

Фермерларга барлык өлкәләрдә кертелгән грантлар, субсидияләр һәм ташламалар кебек төрле ярдәм кораллары бар.  Бу безнең районда авыл хуҗалыгы өлкәсендә соңгы елларда тоемлы сизелә.

Рамил Зарипов,  “Зарипов” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы:

– Без 2021 елда “Гаилә фермасы” программасы буенча грант оттык. Бу акчага 90 баш симменталь токымлы башмаклар, техника алдык. Шушы грант ярдәме булмаса, бүгенге көндә авыл хуҗалыгын алып барырга авыр һәм мөмкин булмас иде, дип уйлыйм. Безнең республикада  грантлар булуы – бик яхшы һәм инде шушындый ярдәмнәр буларак, без бүгенге көндә республика күләмендәге дәрәҗәгә чыктык. Фермерларны хуплап торганы, ярдәме өчен республика Башлыгына, республика авыл хуҗалыгы министрлыгына,  үзебезнең район хакимиятенә, авыл хуҗалыгы идарәлегенә рәхмәтемне белдерәм.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей