Яраткан һөнәренә тугры булып
Дөньяда нинди генә һөнәр юк, үзеңә туры килгәнне сайлап алырга гына кирәк. Әйтик, инженер һөнәре. Авыл җирендә аларны бармак белән генә санарлык. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Борай районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы булып эшләүче Илдар Мулланур улы Мәхмүтов бу һөнәрне гомерлек юлдашы иткән.
Күңеле белән авыл җирен үз иткән белгеч хезмәт юлын Ленин исемендәге хуҗалыкта гади колхозчы буларак башлап җибәрә. Инженер-инспектор булып эшли башлавына да өч дистә елдан артып киткән икән инде. Районда эшләүче дәүләт техник күзәтчелек органы эшчәнлегенең төп юнәлеше булып, әлеге җирлектә булган трактор, үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмаларны куллану вакытында кешеләр сәламәтлегенә һәм аларның милкенә зыян китермәү тора. Моның өчен бу төр техниканың төзек хәлдә булуы мөһим.
Бәләкәй Бадрак авылында гади колхозчы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә ул. Шуңа күрә бәләкәйдән ук авыл тормышының эчендә кайнап, кул арасына керә башлагач та, колхоз эшендә чыныгып, хезмәт тәрбиясе алып үсә. Зур Бадрак урта мәктәбен тәмамлаган егет яшьтәшләре белән колхозда эшләвен дәвам итә. Унсигез яше тулгач, хәрби хезмәткә алына. Хәрби бурычын Владивостокта диңгез флотында намус белән үти. Солдат боткасы ашап, дөнья авырлыкларын үз башыннан кичергән Илдар 1979 елда Уфадагы авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетына укырга керә. Биредә дә ул үзен җаваплы һәм булдыклы итеп күрсәтә белә. Йөрәге кушкан һөнәрне сайлагангадыр, аның студент еллары да сизелми үтеп китә. Биш елдан соң кулына һөнәри диплом алып кайткан яшь белгеч Тәтешле районы авыл хуҗалыгы техникасының ремонт остаханәсе мастеры итеп хезмәт юлын дәвам итә. Аннары Борай авыл хуҗалыгы идарәсенең хезмәтне саклау һәм хәвефсезлек техникасы буенча баш инженеры буларак тәгаенләнә. Менә 37 ел бу вазыйфада эшләп, ул үзен профессионал итеп танытты, техниканың торышын гади күз белән – кар чанасыннан алып комбайнга кадәр бәяли ала. Безнең районда 800 берәмлектән артык күзәтчелек техникасы исәптә тора. Һәр тракторчы Илдар Мулланур улын әллә каян танып тора, дип кыю рәвештә әйтергә була. Аның вазыйфасына техник караулар үткәрү, техниканы теркәү, имтиханнар кабул итү һәм тракторчы-машинист таныклыгы бирү керә. Шулай ук районда булган техниканың санын даими контрольдә тоту, профилактик операцияләр үткәрү дә күз уңында тотыла.
Һөнәри эшчәнлегендәге уңышлары өчен Илдар Мулланур улы “БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә лаек булды, район халкы арасында абруй казанды. Эштә генә түгел, гаиләсендә дә Илдар ага мактаулы. Аны тормыш иптәше Илира апа һәрвакыт яхшы яктан гына телгә ала. Уллары Айдар да үзләре кебек кешелекле, булдыклы булып үсеп, буй җиткерә.
–Яратып, булсынга дип эшли ул эшендә. Без аны, үзара хөрмәт итәбез, чөнки, нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, җавап бирмичә калмый. Белмәгәне юк аның! Илдар Мулланур улын һәркем хөрмәт итә. Райондагы техниканың төзек булуында аның өлеше зур, – диләр аның турында хезмәттәшләре.
Автор:Гульназ Хузина