Яраткан һөнәренә тугры булып

Хезмәтләре белән генә түгел, холык-фигыльләре, кешеләргә булган мөнәсәбәтләре, һәр туасы иртәне матур уйлар белән каршылап, җирдә намус белән яшәүчеләр шактый. Ә менә һәрнәрсәгә тигез карашта булып, хезмәтенә, гаилә тормышына бернинди каршылык китерми гомер итүчеләр сирәк. Венер Гайнанов шундыйлардан.

Венер Рәшит улының шофер булам дип үз алдына максат куйганына да инде ничә еллар вакыт узган. Әмма шул дәвер эчендә әлеге юнәлештән китүенә уфтану, йә булмаса зарлану хакында аның уйлап та караганы юк. Җырдагыча “Әй, шофер, рулең тот туры” дигән максат аны зур югарылыкка күтәреп, үз эшенең мактаулысы иткән. Киров исемендәге колхозда аның хезмәт юлының башлангычы... Беренче чирканчык, тәүге уңыш һәм каршылыклар белән сугарылган үз максатына омтылыш хисләре 17 яшьлек Венерны руль артында үзен ышанычлы тотарга мөмкинлек биргән, дисәм, бер дә ялгыш булмас. Армия сафларында булып кайтканнан соң, ул хезмәт юлын туган авылындагы колхозда дәвам итә. Биредә иң элек “ГАЗ-53” машинасында, аннан соң “КамАЗ”да эшли. Ул чорда аңа ерак юлларга еш чыгарга туры килә. Ерак шәһәрләрдән запчастьлар алып кайткан вакытлары әле генә кебек тоелса да, алар инде күптән артта калган.
Водительнең К.Маркс исемендәге колхозда эшләгән еллары да матур хатирә булып саклана. Эшсез бер минут та тора алмый, диләр аны якыннан белүчеләр. Район мәгариф бүлегендә эшли башлаганына да инде егерме бер ел вакыт узган. Биредә дә ул үзенең якын дусты “ГАЗ-3307” белән экологик өмәләр вакытында, ремонт эшләрендә, бер объекттан икенчесенә әйберләр күчерүдә еш йөри. Хезмәттәшләре дә аның хакында бары җылы фикердә генә. “Булсынга эшләве һәм коллективта һәркемгә хөрмәт белән каравы аны өстен итә. Ул бервакытта да ялагайлыкны үзенә юлдаш итми”, – диләр Венер Гайнановны хөрмәт итүчеләр. Бик күп җирләрдә эшләп тә, үзеннән соң бары уңай фикерләр генә калдыру өчен, мөгаен, кешенең үз эшенең чын остасы булуы кирәктер. Ә бу сыйфатлар, билгеле, барыбер нәселдән күчәдер, дип уйлыйм. Ваныш авылында дөньяга аваз салган Венер башка туганнары кебек үк техника җене кагылган егет булып буй җитә. Ул чор өчен дәрәҗәле булган шофер һөнәрен үзләштереп бер дә ялгышмый. Киресенчә, тормышта үз урынын, үз юлын таба. Әтиләре Рәшит абый да заманында колхозның алдынгы шоферы була. Әтисенең юлын дәвам итеп, үз хезмәтен намус белән башкарып, аннан ямь-тәм табып яшәве исә Венер абыйның тормыш мәгънәсе дияргә кирәк. Бүгенге көндә коллектив өчен алдынгы шофер, тормыш иптәше Земфира өчен ышанычлы гаилә башлыгы, балалары өчен кадерле әти булып яшәү Венер Гайнановның зур байлыгы. Киләчәктә дә тормыш юлы руль артында үтеләсе юллар кебек озын, сикәлтәсез булып, байлык-муллыкка кинәнеп яшәү насыйп булсын. Рульне нык тоткан килеш әле бик күп чакрымнар үтәргә язсын сезгә, Венер ага.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей