Яңа Ялдәк авылы уңганнары

Яңа Ялдәк авылында ит цехында эшләүче Зәлия Гәрәева белән Әнисә Әхәтованы белмәгән кеше юктыр. Быелгы Корбан гаетендә алар әзерләгән аш-судан миңа да авыз итәргә туры килде. Ачык йөзле пешекче апалар телеңне йотарлык тәмле ашлары белән генә түгел, татлы сүзләре белән дә бирегә килүчеләрне сыйладылар.
Ырымбур өлкәсеннән тормыш иптәше Фидәис авылына күчеп кайткан Әнисә апа урындагы фермер хуҗалыгына эшкә урнаша. Алар мал асрап, үз техникасы белән төрле эш башкарып, гөрләтеп яшиләр.
– Шәһәр тормышыннан җиләп кайттык, ничек кенә булмасын авылда рәхәтләнеп ял да итәсең, эшен дә эшлисең,– ди Әнисә Әхәтова.
Зәлия Гәрәева да шушы авылда тормыш иптәше белән үз көннәрен үзләре күреп гомер итәләр. Абзар тутырып эре мөгезле терлек асрыйлар, йорт тутырып кош-корт тоталар Гәрәевлар.
Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей