Ял көннәрен – басуда!

Кырмыскалылылар май бәйрәмнәрен кызу эш өстендә каршы ала. Бу көннәрдә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында чәчү эшләре тулы куәткә бара: 1 майга кадәр, мәсәлән, ике мең гектардан артык мәйданда арпа, солы, көнбагыш һәм бодай культуралары чәчелде.

Райондагы эре хуҗалыкларның берсе булган – “Артемида” җәмгыяте басуларында да эш көннән-көн кыза. Игенчеләр чәчү кампаниясен кыска вакытта тәмамлау өчен барлык тырышлыгын сала. Без килгәндә Бекет авылы янындагы басуларның берсенә ашлама кертәләр иде. Хуҗалыкның баш агрономы Рөстәм Бикмәтов сүзләренә караганда, 3-4 көннән биредә көнбагыш чәчә башлаячаклар. Ә әлегә ул безне арпа чәчелгән басуга алып килде. Биредә комплекслы “Амазоне” чәчү агрегаты таккан “Бюллер” тракторы басуны иңли иде. Әйткәндәй, бу куәтле техника тәүлегенә 200 гектар мәйданда чәчәргә сәләтле. Агроном билгеләвенчә, орлык та югары сыйфатлы – “Чепелев истәлегенә” дигән элита сортлы. Аның җилеме дә, уңышы да югары көтелә. Узган елда аны үрчетү өчен чәчсәләр, быел кыйммәтле культура хуҗалыкта 800 гектар мәйданны билиячәк. Арпа өчен 1200 гектардан артык мәйдан бүленгән. Шул ук вакытта, күрше басуда көнбагыш чәчү дәвам итә. Шундый ук чәчкеч өч мең гектарда бу культураның “Лимагрейн-5543” сортын урнаштыра. Көнбагыш чәчүгә тагын алты “Беларус” тракторы җәлеп ителәчәк. Әлеге вакытта бу мәйданнарда сусыз аммиак кертелә. Әйткәндәй, хуҗалыкка 800 тоннага якын ашлама кайтарылган, уҗым басулары да тукландырылган. Ә аларның торышы, белгеч билгеләвенчә, бик яхшы, узган елгы кебек югалтулар булмаган. Ел саен 100-150 гектар күпьеллык үлән мәйданнарын да яңартып торалар. Хуҗалык терлекчелек юнәлешенә махсуслашкан, шуның өчен дә биредә мал азыгы хәзерләүгә зур игътибар бирелә. Агымдагы елда 400 гектарда үстерелгән берьеллык культуралар сенаж өчен файдаланылачак. – Узган елда дым каплату һәм ашлама кертү эшләренә апрель башында ук төшкән идек. Быел яңгырлы һава торышы сәбәпле, бераз соңгарак калынды. Былтыр бу вакытта күптән кукуруз чәчә идек инде. Шулай да ике атнада эшләрне тулысынча башкарып чыгарга ниятлибез. Орлык җитәрлек, техника ышанычлы, ягулык-майлау материаллары алдан ук хәстәрләнгән. Иң мөһиме  безнең хуҗалыкта тәҗрибәле, үз эшләрен яхшы белүче механизаторлар эшли, - ди баш агроном. Әйткәндәй, иң тәҗрибәле механизаторларның берсе - Василий Иванушкин. Аның барлык хезмәт биографиясе урындагы хуҗалык белән бәйле. Заманында “Октябрь” колхозында тир түксә, менә инде 30 ел, ягъни “Артемида” җәмгыятенә нигез салынганнан башлап, биредә эшли. Хезмәттәшләре Айрат Нигъмәтуллин, Юрий Яковлев, Сергей Лукьянов һәм башкаларның да тәҗрибәсе шактый.

-  Сәгатьнең һәр минуты кадерле булган бу чорда өзеклексез эшләү өчен барлык шартлар булдырылды. Ремонтчылар бригадасы да техниканы күзәтү астында тота. Төшке һәм кичке ашны исә игенчеләргә басуга алып килеп ашатабыз. Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен бер тапкыр кулланылучы пластик савыт-саба гына файдаланыла, - ди агроном, игенчеләрнең барлык саклык чаралары белән дә тәэмин ителүен билгеләп. Әйе, илдә коронавирус белән бәйле хәлләр кискен торса да, авыл эшчәннәре эштән бер генә минутка да туктап тора алмый. Алар өчен бүген иң җаваплы чор – язгы кыр эшләрен вакытында башкарып чыгу мөһим. “Артемида”лылар язгы чәчүне ике атнада тәмамларга ниятли, һава шартлары гына уңай торсын.

Эльвира Ямалетдинова, газета Узень

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей