Яхшы уңган сере сыйфатлы орлыкта

Авыл кешесенең, игенченең күп еллар җирдә эшләп, бүгенге көндә дә әһәмиятен
югалтмаган, тирән фикерле, тапкыр сүзләрен6, әйтемнәрен укып сөкланасың. Анда
яшәемнең тирән фәлсәфәсе: “Ни чәчсәң, шуны урырсың“, “Яхшы орлыкның игене дә
яхшы булыр”. Әйе, халык әйтемендәге әлеге сүзләр туры мәгънәсендә дә гаятә әһәмиятле.
Игнчелек тармагындагы уңышлар күп кенә факторларга бәйле. Әмма чәчүлек орлык
сыйфаты элек – электән мул уңыш алуның төп шарты булып торды. Бүгенге көндә
орлыкларга бәйле эшнең ничек куелуы хакында “Росселхознадзор”ның Башкортстан
референт үзәгенең Чакмагыштагы бүлеге начальнигы Луиза Муллаянова белән әңгәмә
корабыз.

Язгы чәчү эшләрен башкару өчен районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә
чәчүлек орлык материалы җитәрлек күләмдә хәзерләнде. Барлыгы 7982 тонна бөртекле
һәм бөртекле – кузаклы культуралар орлыгы салынды. Шуның – 4063 тоннасын бодай,
3088 тоннасын арпа, борчак – 427 тонна, солы – 242 тонна, карабодай – 219 тонна
тәшкил итә. Районда ике орлыкчылык хуҗалыгы бар . “Базы” авыл хуҗалыгы
предприятиясе” җәмгыяте һәм “Герой” хуҗалыгы югары репродукциясе орлыклар
әзерли алырлык куәтле матди – техник базага ия. Алар республика районнарын гына
түгел, башка төбәк игенчеләрен дә сыйфатлы материал белән тәэмин итә. Тупланган
чәчү материалының 11 процентын – оригиналь, 41 процентын – элиталы, калганнарын
1-3 репродукцияле орлыклар тәшкил итэ. Хуҗалыкларда сортлар яңарту белән
интенсив һәм максатлы шөгыльләнү нәтиҗәсендә елдан – ел чәчү материалларында
элиталы орлыклар өлеше зурая, түбән репродукциялеләр бетә бара. Бүгенге көндә
районыбызның барлык хуҗалыкларында да бөртекле һәм бөртекле – кузаклыларның
орлыкларына беренчел тикшерү үткәрелде.
Барлык тикшерелгән орлык чәчү сыйфаты буенча ГОСТ тәләпләренә туры килә.
Икенчел тикшерүгә дә әзерлек башланды, февраль аенда исә лабораториядә орлыкның
чисталыгы, энергиясе, чыгышы һәм 1000 бортекнең күләме үлчәнә. Хуҗалыклардан
чәчү материалын китерә башладылар. Янә тагы да бер тикшерү үткәрелгәч кенә,
анализлар буенча тиешле документлар бирелә һәм чәчү нормасын да билгеләргә
мөмкинлек була. Соңгы лаборатория тикшерүе югары уңышка ирешү өчен мөһим
фактор булып тора.
Әлеге табигатьтә кыш хакимлек итсә дә, игенче күңелендә яз. Әмма мул уңыш алу
хакында алар гына түгел, уңыш язмышын хәл иткән референт үзәгенең белгечләре дә
кайгырта. Луиза Хәмзә кызы билгеләвенчә, ел саен район хуҗалыклары сортлар
сынауга һәм чәчү әйләнешенә яңа сортлар кертүгә игътибарны артыра бара. Шуның
уңай нәтиҗәсе буларак, орлыкчылыкны яхшырту өлкәсендә тәҗрибә туплана,
игенчелек тармагын үстерүгә юл киңәя, Уҗым арышының “Памяти Кунакбаева”
сортлысы килде һәм моңа кадәр чәчелгәненә караганда һәр гектардан уңыш алуны 4 –
5 центнерга арттырды. Уҗым бодае арасында “Скипетр”, “Башкирская – 10”,
“Нимчипов – 17” сортлары өстенлеген күрсәтте. Гореестрга кертелгәннәрдән язгы
бодайның “Ватан”, “Архат”, Экадо – 113” сортлары шулай ук перспективалы сортлар
булып исәпләнә, гектар куә дә югары.
 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей