Ветеринарлар яфраказык әзерли
Җәй – яшь терлекләр организмына файдалы һәм витаминнарга бай булган яфраказык җыю өчен иң кулай вакыт.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә бу эштә һәр елны оешмаларның хезмәт коллективлары ярдәмгә килә. Шушы җәһәттән район ветеринария станциясе хезмәткәрләре Ленин исемендәге хуҗалыкка барып яфраказык хәзерләүдә катнашты. Кайчандыр утынга ихтыяҗ зур чагында, монда, ихтимал, зур гына делянка булгандыр, агачларын кискәч, яшь үсентеләр баш калкыткан, куаклар үскән. Урманчы рөхсәте белән яшь малларга шушы урыннан яфраказык әзерлиләр. Шушы көннәрдә эшләр гөрләп торды. Егермеләп хезмәткәр, кулларына балта, пычак тотып, ямь-яшел яфраклы юкә, өрәңге агачларының яшь ботакларын кисеп, кечкенә өемнәргә өя. Берничәсе, әлеге ботакларны кечкенә бәйләмнәргә җыеп, себерке итеп бәйли. Район ветеринария станциясе начальнигы Роберт Кашапов, яфраказык өемнәренә күз төшереп, хезмәткәрләргә аңлата: “Эшебез үрнәк булсын өчен, юанлыгы 1,5, буе 30-50 сантиметрлы яшел яфраклы ботакны яки яшь агач очын кисеп алабыз һәм 30-40 сантиметр калынлыкта себерке итеп бәйлибез. Фермага алып кайткач, абзар эченә күләгәле урынга элеп куябыз. Шул чагында гына туклыклы болын печәненә тиң азык әзерләнә”. Чыннан да, кышын ямь-яшел себеркене бозаулар ифрат ярата. Аның составында кальций, каротин кебек матдәләрнең булуы яшь терлек үсешенә уңай йогынты ясый. Безнең шушы эшебез районның башка оешмаларында да теләктәшлек табар һәм район хуҗалыкларындагы яшь малларга яхшы сыйфатлы азык запасы туплауга саллы өлеш булыр дип ышанасы килә.
Илмира Нигъмәтуллина,
эпизотология отряды
начальнигы.