Ветеранны искә алып

Хакимов Хаматнур Хаким улы 1913 елның 15 августында Каенлык авылында крестьян гаиләсендә туа. Гаиләдә алар 3 бала үсәләр, өлкәне Шарифьян, уртанчысы Хаматнур һәм энесе Малик, бик иртә әтиләре үлә. Әниләре аларны ялгызы гына үстерә. 1923 – 1927 елларда Каенлык мәктәбендә белем ала. 1930 елдан колхоз члены һәм колхозда төрле эшләр башкара. 1941 елның декабреннән Ватан сугышына 3 туганда алына. 208 нче стрелок полкында стрелок булып сугыш юлы башлана. 1943 нче елны каты яраланганнан соң военый санитар поезда санитар булып хезмәт юлын дәвам итә. Язның 1945 елында ул кайталмый, аны японнар белән сугышырга жибәрәләр һәм ул 1946 елны гына туган ягына әйләнеп кайта.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен бик күп медальләр белән бүләкләнә, Главнокомандующийдан рәхмәт сүзләре ала.Туган авылына кайтач колхозда атлар карауда эшли. 1947 нче елда күрше авыл кызына өйләнеп 7 бала тәрбияләп, иңгә-иң терәшеп 45 ел матур тормыш көтәләр. 1992 елда тормыш иптәше мәрхүм була. Хаматнур Хаким улы 2007 нче елның 7 мартында 93 яшендә вафат булды.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей