Ветеранны искә алып

САЕТГАЛИЕВ КАРАМ МАНСУР УЛЫ
Бөек Ватан сугышы инвалиды Карам ага 1925 елда Бигәнәй авылында дөньяга килә. 1943 елны 16 гыйнвар көнендә канкойгыч сугышка китә. 2,5 ел Смоленск шәһәре оборонасын өзгәндә катнаша. Дошман пулясыннан яраланып 6 ай хәрби госпитальдә давалана. Аннан соң 18 нче укчы гвардия полкында биш ай буе курсант булып хәрби белем ала.Сержант званиесе алгач, отделение командиры итеп билгеләнә.1944 елда икенче тапкыр күз белән яраланып Куйбышев өлкәсе Сызрань шәһәре госпиталендә давалана. 1946 елда туган авылына әйләнеп кайта.Бик күп орден-медальләр белән бүләкләнә.Бөтен гомерен Туган авылына багышлап, колхозда иң алдынгы эшчеләреннән санала ул. Тормыш иптәше белән бергә -ул һәм кызлар үстереп, аларны олы тормыш юлына чыгаралар.Бакыйлыкка күчкән Карам аганы балалары хәер -догадан ташламыйлар.Аның якты истәлеге авыл халкы күңелендә мәңге саклана.

Кадир Халиков

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей