"Ватан алдында казанышлары өчен" ордены медале белән билгеләнгән якташыбыз фикере

Фән үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпъеллык намуслы хезмәте өчен II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән Уфа Фәннәр академиясенең биология институты лабораториясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, туфрак белгече, агрохимик, агроэкология фәннәре докторы, профессор, РФ һәм БАССРның атказанган фән эшлеклесе Фәнгать Хаҗиев бүләкләнде. Әңгәмәдәшебез —ул.

 Шундый мәртәбәле бүләккә лаек  якташыбыз белән элемтәгә чыгу форсаты тиде. РФ һәм БАССРның атказанган фән эшлеклесе Фәнгать Хаҗиевны тәбрикләп аның бу хәбәргә бәйле уй-фикерләре турында кызыксындым.

 — Без, Бөек Ватан сугышы алдыннан туган балалар, илебез киләчәгенә ныклап ышанган буын. Безнең язмыш Ватаныбызныкы белән  үрелеп барды, ул аерылмалы түгел. Язмышыбызда ил тарихы чагылды. Авыр вакытны лаеклы кичереп җибәрергә, җиң сызганып эшләргә  кирәклеген үз тәҗрибәбездән беләбез. Һәркайсыбыз ил иминлегенә өлеш кертүне максат итеп куйдык. Җир — кешелек дөньясының төп табигать байлыгы. Мин исә гомер буе туфракчылыкны өйрәнү белән шөгыльләндем. Аны белергә, сакларга, уңдырышлылыгын күтәрергә.  Алтмыш еллап дәвер шул максатка багышланган. Эшемне яратып башкардым.Бу өлкәдә казанышларга ирешергә насыйп булды.Табигатьне саклап, аның кануннарын үтәп, мул уңдырышлыкка ирешү юлларын эзләүгә бәйле хезмәт башкарылды.  Туфрак уңдырышлылыгына ирешү— илдәге азык-төлек базасын булдыруга тиң гамәл.

Тарих бай, аны сүтеп - кору дөрес түгел.  Үткәннәргә карап нәтиҗә ясыйбыз. Никадәр авыр вакытлар үткәрсә дә Русия ныклы булды, үз юлыннан ышанычлы атлады. Катлаулы вакытларда халкыбыз бердәм булды, ул үтеп китәре билгеле.  Киләчәктә дә Русия чәчәк атарына ышанабыз.

Без гомер буе ватанпәрвәр булдык. Илебезнең киләчәге якты булырына өмет баглап яшибез. Кулдан килгәнчә  үз өлешебезне кертәбез, —дип уртаклашты  фән өлкәсендә мәртәбәле казанышларга ирешкән данлыклы  якташыбыз Фәнгать Xәмәт улы.

Тирән мәгънәле фикер. Никадәр авыр вакыт булмасын ил халкы якты киләчәккә өмет баглап яшәгән һәм яшәячәк. Шул өмет олы җиңүләргә юлдаш.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей