Ваныш авылының Ак әбисе

Озын гөмерле әби-бабайлар - авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Хөрмәтле өлкәннәребезнең берсе - Ваныш авылында яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны Фәйзуллина Нәжимә апа.  Өлкәннәребезнең гөмер юлы сикәлтәләрсез, жиңел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү - болар барысы да – өлкән буын авылдашларыбызның башыннан үткән сынаулар.
Тормыш иптәше Риф абый белән 55 ел гөмер итеп, биш бала үстерәләр. Кызганычка каршы, Риф абый бу дөньядан 11 ел элек китеп барды. Хәзерге көндә Нәжимә апаның 11 оныгы,9 оныкчыгы бар. Нәжимә апа балаларының, оныкларының уңышларына куанып, оныклары аның белән горурланып яшиләр. Нәжимә апага ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы,якыннарының игелеген күреп озын-озак яшәвен телибез!

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей