Үзе матур, үзе уңган

Гөлнара Бадрак авылында күпбалалы, хезмәт сөючән һәм күпләргә үрнәк булган Флисә һәм Җәмил Сабировлар гаиләсендә дөньяга аваз сала. Әтисе гомере буе туган колхозында механизатор булып, ә әнисе – Зур Бадрак авылында почта бүлекчәсе начальнигы булып эшли. Сабировлар балаларын бәләкәйдән эшкә өйрәтеп, хезмәт тәрбиясе биреп үстерәләр.  Гөлнара балачагыннан бигрәк тә әтисенә ияреп эшкә йөрергә, амбар алдында эшләүче апалар белән ашлык чистартырга ярата. Туган авылындагы белем учагын тәмамлагач, 2010 елда Бөре кооператив техникумына укырга керә. Студент еллары яшь кызның сизелми дә үтеп китә. Кулына диплом алгач, ул туган төягенә кайтып, хезмәт юлын “Борай сөт эше” предприятиесендә башлый, соңрак Зур Бадрак авылында мәдәният хезмәткәре булып эшли. Ничек кенә булмасын, балачагындагы матур хатирәләре амбар алларын, сап-сары ашлык белән кайтып туктаган йөк машиналарын күз алдыннан җибәрә алмый. Һәм ике дә уйлап тормый, кыз Ленин исемендәге хуҗалыкка үлчәүче булып эшкә керә. Бар булмышын биреп эшләгән уңган, тырыш кызны җитәкчеләр шул ук елны Зур Бадрак авылындагы келәт мөдире итеп тәгаенлиләр. Гөлнара үз эшенә зур җаваплылык белән карый, эш дәверендә үзен белемле, үз эшенең остасы итеп һәм хезмәт сөючән кеше итеп таныта. 
Бүгенге көндә ул Ленин исемендәге хуҗалыкта ындыр табагы мөдире булып эшли. Андагы җайланмалар һәм корылмалар комплексын җайда тоту да шушы нәзек кенә беләкле кызның өлешенә төшә. Биредәге мәйданчыкта бик күп эшләр башкарыла – ашлыкны үлчиләр, чистарталар, киптерәләр, кирәк булганда, вакытлыча саклыйлар, орлыкларны сортларга аералар, агулыйлар. Әлеге предприятие территориясендә берничә келәт бар. Гөлнара Сабирова тәртипне күзәтеп тора, ашлык эшкәртү журналын алып бара, эшчеләр белән идарә итә. Киптерелгән һәм чистартылган ашлыкны кабул итү дә аның иңенә төшә. Гөлнара үз эшен яратып, бар булмышын биреп башкара. Кызу урып-җыю чорында биредә эш иртәдән кичкә кадәр кайный. Әмма ул авырлыклардан курыкмый. Эшләгән кешене кем дә ярата, шуңа күрә аны җитәкче һәм хезмәттәшләре уңай яктан гына тасвирлыйлар. 
Төп эшеннән тыш, Гөлнара районның җәмәгать тормышында да актив катнаша. Район күләмендәге күп мәдәни һәм спорт чараларында  һәрвакыт алдынгы һәм призлы урыннарга ия була. Авыл хуҗалыгында бар булмышын биреп эшләгән кыз Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көне уңаеннан БР Дәүләт Җыелышы – Корылтайның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей