Үзе дә, күңеле дә матур аның

Кеше сәламәтлеге сагында торучылар аерым игътибарга, аерым рәхмәткә лаек. Бигрәк тә соңгы елларда ак халатлылар иңнәренә зур йөк салынды: алар тәүлек әйләнәсенә моңа кадәр билгеле булмаган мәкерле авыру белән кеше гомере өчен көрәште. Ваныш-Алпавыт авылы фельдшеры Гөлшат Раянова да нәкъ шулар рәтендә. Гөлшат Рәфил кызы  яшьлегендә сайлаган һөнәренә тугры калып, дүрт авыл халкының сәламәтлеге сагында тора. Кисәк авырып китеп өйләренә чакырсыннармы, каза фәлән килеп чыксынмы, планга ярашлы эшләр булсынмы, аларның барысын да Гөлшат Рәфил кызы бар күңелен биреп башкара.
Ваныш авылында бик тату гаиләдә үскән Гөлшат. Әтисе Рәфил абый заправкада эшләде, әнисе Алия апа алдынгы савучы булды. Ике кыз, ике малай булып, алар кечкенәдән әти-әнигә, бер-берсенә ярдәмләшеп, авылдагы һәр эшнең рәтен белеп үстеләр. Тормыш иптәше Даниф белән Каразирек авылында матур  итеп дөнья көтәләр, ике ул үстерәләр. Алар гаиләләре белән уңган, булган кешеләр, бал кортлары асрыйлар, күп итеп мал тоталар. Гөлшат Рәфил кызы өлкән яшьтәге бианасын үз әниседәй карый, Рәшидә әби  дә киленен бик ярата, эштән кайтуына шәңгәләрен, башка тәмле ризыкларын пешереп торырга тырыша. Үзе матур, күңеле чиста кешенең тормышы да матур була шул.
Гөлшат Рәфил кызын авылдашлары да, тирә як авыллар халкы да бик ярата, ихтирам итә.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей