Үз эшенең остасы

Илшат Ханнанов моннан ике ел элек район авыл хуҗалыгы идарәлегендә сектор мөдире – хезмәтне саклау буенча баш инженер – инспекторы булып эшли башлый.

Яраткан һөнәрен һәм вазыйфа бурычларын ул дөрес һәм сыйфатлы итеп башкара. Даими рәвештә үзенең һөнәри дәрәҗәсен күтәрә. Хезмәтне саклау торышын контрольдә тоту белән шөгыльләнә, шулай ук хуҗалыкларның янгын хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләләрен алып бара. Белгечләрнең техник укуларын үткәрүне, эчке хезмәт тәртибен саклауны, хезмәт дисциплинасын үтәүне дә тәэмин итә. Районның агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм белгечләре аның фикеренә колак сала.
Холкы ягыннан да Илшат кешеләргә игътибарлы, ихтирамлы һәм гадел. Районда үткәрелгән мәдәни һәм спорт чараларының активисты да ул. Шәхси тормышында Илшат Илфат улының һәрвакыт таяныч булган тормыш иптәше барлыгы эшендәге авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Гаиләсе өчен дә ныклы терәк ул. Җитди, җаваплы яшь белгеч үз эшенең һәм туган районының чын патриоты.
Аның эшенең җимеше дә озак көттерми: агросәнәгать комплексы системасында намуслы хезмәте өчен һәм Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне уңаеннан Илшат Ханнанов БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей