Уттай эш өсте

Игенчеләр өчен иң кызу чор – урып-җыю вакыты якынлаша. Берничә ел рәттән сакланган коры һава торышы бөртеклеләрнең уңышын шактый “киптергән” иде. Быел исә яңгырлар мул яуды, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре югары уңышка өмет итә.
– Игеннәрнең хәзерге вакыттагы торышын начар дип бәяләмәс идем, яңгырларның да зыяны юк. Бары тик көннәр салкын тору сәбәпле, өлгереше генә атна-ун көнгә соңга калачак. Быел яңгырлар күп яугач, ашлыкларның дымлылыгы югары булыр дип көтелә, шуңа күрә ашлык киптерү җайланмаларына да эш күләме зур булачак, – диде районның баш агрономы Хәлил Минһаҗев. 
 “Колос” хуҗалыгының Борай бүлегендә алда торган урып-җыюга эшләр комплекслы бара. Без бирегә аяк басканда эш кайный иде – механизаторлар техниканы кырга алып чыгарга әзерлиләр. Төп операцияләр башкарылган, комбайннарны бөртеклеләр участокларына алып чыгуга кадәр вакыт бар әле. Хуҗалыкның ындыр табагында, яңа уңышны кабул итәчәк келәтләрдә җәй башыннан ук зур әзерлек эшләре алып барылды. Бүгенге көндә биналар чистартылган, йогышсызландырылган. Яңа уңышны кабул итү пунктлары барлык санитар таләпләргә җавап бирсен өчен, аларны даими җилләтеп торалар. Биредәге хуҗалыкта ремонт эшләре колач алган. Беррәттән ындыр табагын ашлык кабул итүгә әзерләү эшләре дә алып барыла. Бүгенге көндә эшчеләрнең төп өлеше печән хәзерләүгә җәлеп ителгән, һава торышы уңайлы булганда печәнне җыеп калырга кирәк. Ләкин алда торган урак өстенә әзерлек тә шулай ук җитәкчелекнең игътибар үзәгендә.
Өлкән оператор Фәнил Гәрәев менә 40 елга якын ашлык кабул итә торган агрегатларны майлау, төзекләндерү эшләре башкара. Бикҗән авылыннан килеп эшләүче хуҗалык уңганы быелгы урып-җыю эшләренә дә бар булмышын биреп башкарырга әзер. Водитель Әлфир Ризванов та ашлык ташу өчен ЗИЛ һәм ГАЗ-53   йөк машиналарын ремонтлап ята. Гомумән, хуҗалыкта эш кайный. Бер генә басу да техника гөрелтесеннән тынып тормый. Борай бүлекчәсе басуларында бөртекле культураларны  яфрактан тукландыру эшләре дәвам итә. Бу эшнең үз нечкәлекләре бар икән. Көндезге эсседә яфрактан тукландыру ысулын эшләргә ярамый икән, шуңа күрә механизатор кичтән иртәнгә кадәр культураларны махсус тукландыру белән шөгыльләнә.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей