Үсентеләр яктыда ныгый

Чәчкәннән соң барлык культуралар өчен дә кирәк булган температура – 20-25 градус чамасы. Шундый җылылыкта орлыклар бик тиз шытып чыга. Дым саклау өчен савытларны үтәкүренмәле капчык белән каплыйлар һәм көненә берничә тапкыр җилләтеп торалар. Шытымнар берәм-сәрәм калкып чыгу белән капчыкны алалар. Баштагы мәлдә үсемлекләргә яктылык һәм түбәнрәк температура кирәк. Шытымнарны 5-7 тәүлек буена көндез дә, төнлә дә салкынча урында тоталар. Шытымнарга кар һәм яңгыр суы аеруча файдалы. Тик су салкын булырга тиеш түгел, чөнки үсемлекләрнең “караяк” дип аталучы гөмбәчек белән зарарлануы ихтимал (туфрак тирәсендә үсемлекнең сабак нигезләре карала һәм корый). Сабакларның төсе үзгәрә башласа, сыек алсу төстәге марганцовкалы су бөркиләр. Бу тукландыру да, авырудан саклау чарасы да булып тора.
Орлык өлешле яфраклар чыгарган, яки беренче чын яфраклары булган бик яшь шытымнарны күчереп утыртуны “пикировка” дип атыйлар. Кәбестә, помидор, борыч, баклажан, сельдерей, суган, салат үсентеләрен күчереп утырталар. Әгәр алар сузылып-озынаеп китә башласа, икенче кат пикировкалыйлар (борычны, помидорны), тик бу өченче чын яфрак чыкканчы эшләнә. Күчереп утыртыр алдыннан туфракка мул итеп су сибәләр. Үсентеләрне орлык өлешле яфракларына кадәр күмдереп, туфрак белән тигезләп кысып куялар. Шунда ук аларга җылы су бөркиләр, 2-3 көн караңгырак, салкынча урында тоталар.
Тамырлары саклансын һәм яхшы тармаклансын өчен рассаданы аерым чүлмәкләргә, савытларга күчереп утыртырга киңәш ителә. Аерым үскән рассада җиргә утырткач тиз һәм зыян-зарарсыз тамырланып китә, аның уңышы да 10-12 көнгә иртәрәк җитешә, утыртканнан соң яфраклары саргаймый, шиңми, коелмый. Ә помидорда иң иртә уңыш бирә торган беренче чәчәк төркемнәре саклана.
Кыяр, кавын, карбыз, кабак, ташкабак, патиссон кебек үсемлекләрнең орлыгын торф-черемә чүлмәкләргә, сөт, кефирдан бушаган савытларга аерым чәчеп үстерәләр, чөнки аларның тамыр системалары көчсез була. Үз балчыкларыннан башка күчереп утыртуны бу үсемлекләр начар кичерә, еш кына һәлак була яки бик акрын тамырлана.
Утыртуга 12-15 көн кала рассаданы чыныктыра башлыйлар. Башта көндезгә генә, ә аннары төнгә дә тышка чыгарып куялар. Яхшы рассада куе яшел төстә була. Җиргә утыртырга 10-12 сәгать кала үсентеләргә күп итеп су сибәләр. Аны иртән-иртүк яисә кичен соң гына (болытлы көн булса, бигрәк тә яхшы) бакчага утырталар.
Кагыйдә буларак, бакчачылар үсемлекләрдә начар чагылыш таба торган яктылык җитмәү проблемасы белән очраша. Шуңа күрә ясалма ут чыганагы барлык культураларга да диярлек кирәк, бигрәк тә болытлы көннәрдә. Үсемлекләргә тәүлегенә 4-5 сәгать вакыт кирәк, бу фотосинтезның нормаль процессы өчен кирәк. Югыйсә алар көчсез булачак, авырый һәм сузыла башлаячак. Яфраклар төсен үзгәртә, аларның үсеше акрыная. Электр яктырту уңышны 20-25 процентка арттырырга мөмкинлек бирә. Бу максатлар өчен төрле төр лампалар (люминесцент, фито һәм светодиод) кулланырга мөмкин.
Фитолампларны өстәлдә яки тәрәз төбендә үсентеләр өчен кулланыла.
Светодиод лампалар һаваны җылытмый, зур мәйданны яктырта, арзан бәядән. Аларны рассадалар өчен кулланырга уңайлы. 
Әлфия Хәбибуллина, Россельхозүзәкнең Борай орлыкчылык инспекциясе филиалының әйдәүче агрономы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей