Үрнәк гаиләләр шундый була!

Кырмыскалы районының Сахай авылында яшәүче Әсма һәм Ягафәр Әдиятуллиннарга сокланмый мөмкин түгел. Кулга-кул тотынышып, күпләргә үрнәк булырлык итеп гомер кичергән бу гаилә пары бүген Куаныч туйларын – бергә яшәүләренең 70 еллыгын билгели.

Бер авылда туып-үскән яшьләр аулак өйләрнең берсендә танышып китеп, күп тә үтми чәчләрен чәчкә бәйләргә карар итәләр. Шул вакыттан күпме еллар узган, күпме сулар аккан, ә аларның бер-берсенә мөнәсәбәте, ихлас сөюе әле булса сүрелмәгән. Алар әле дә бер-берсен кайгыртып, бер-берсенә терәк булып, үстергән балаларының, оныкларының һәм туруннарының кадер-хөрмәтенә төренеп гомер сукмагыннан бергә атлап киләләр. Әйе, вакытында алтын туйларын да уздырган алар, бриллиантын да гөрләткән. Ә менә бүген гомер юлыннан иңгә-иң куеп атлауларына 70 ел тула. Сокланмаслыкмы?
Ә бәхет ачкычы – сабырлыкта. Икесенең дә балачагы, яшьлеге илебез тарихындагы авыр чорга туры килә. Кечкенәдән эшкә җигелеп, авырлыкларга сабыр итәргә өйрәнеп үсә алар.
Ягафәр Насыйбулла улы 1929 елда күпбалалы гаиләдә туган. Ике абыйсы сугышка китә. Әтисен дә 1943 елда хезмәт армиясенә алалар. Барлык дөнья йөге буыннары да ныгып бетмәгән Ягафәрнең иңнәренә ята. Хәтта укуын ташлап, 13 яшьлек егеткә колхозга эшкә чыгарга туры килә. 1947 елда, әтисе хезмәт армиясеннән кайткач кына, укуын дәвам итә ала егет. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач та, бәхетне читтән эзләми, туган колхозында кала. 1949 елда бухгалтериягә эшкә чакыралар. Шул ук вакытта хисапчы һөнәрен үзләштерә. Хәрби бурычын үтәп кайткач, эшен дәвам итә. Ә 1965 елдан башлап хаклы елга чыкканчы баш бухгалтер вазыйфасын башкара. Намуслы хезмәте өчен бик күп бүләкләргә ия була.
Әсмә апаның да гомере хезмәттә үткән. Аның балачагы, үсмер еллары шул чорда яшәгән дистерләренекеннән бер дә арылмый. Авыр эш, ачык-ялангачлык... Әтисе сугышка киткәч, бар йөкне әнисе белән икәү күтәрәләр, кечкенә энеләрен аякка бастыралар.
Армия сафларына киткәнче өйләнә Ягафәр абый. Әсма апа өч айлык кызы белән авыру каенанасын карап кала.
Тормыш үз агымы белән бара, дөньяларына ямь, шатлык-куаныч өстәп, тагын өч балалары туа Әдиятуллиннарның. Күркәм гаиләдә яхшы тәрбия алып үскән Венера, Гүзәл, Альмира һәм Фәһим яхшы һөнәрләр сайлап, гаилә корып, бүген инде өлкән әти-әниләрен кадер-хөрмәт белән уратып күркәм гомер кичерәләр.
- Тормышыбыз балаларыбыз белән матур. Аларның кадер-хөрмәтендә яшибез. Бүген без 10 онык, 17 туруныбызның яраткан нәнәй-картәтисе бит! - ди ветераннар зур горурлык белән.
Яшь вакытында: “Их, шушы кыз белән өч кенә көн яшәсәм дә, риза булыр идем”, - дигән Әсмәга апага үлеп гашыйк булган булган Ягафәр абый. Әнә бит мәхәббәт нинди сихри көчкә ия! Ә бу еллар дәвамында аларның бер-берсенә булган сөюе һәм ихтирамы тагын да ныгынган гына.
Күз тимәсен, киләчәктә дә Ходай Тәгалә аларга хәерле гомерләр насыйп итсен, дип кенә телисе килә.

Фото: Эльвира Ямалетдинова 

Автор:Эльвира Ямалетдинова

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей