Урман януга юл куймыйк

Урман янгыннарының күбесе кеше гаебе белән була. Сәбәбе – ут белән саксыз эш итү, авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрдә коры үлән яки салам яндыру, учак ягу, урманда янгын куркынычы булган эшләр башкару. 
Урманда ял оештыру табигать өчен бәлагә һәм урманчылар өчен зур проблемага әйләнә. Күп очракта урманга ут басу-кырлардан, автомобиль юлларыннан сулыклар буенда балыкчылар, аучылар, гражданнар ял иткән урыннан килә. 
Урман һәм дала янгыннары торак пунктларына хәвеф белән яный, шулай итеп, урманнар гына түгел, кешеләр дә һәлак булырга, тораклар янып бетәргә  мөмкин. Кар эреп, тотрыклы һава торышы урнашуга, урман янгыннары барлыкка килү һәм таралу өчен уңайлы шартлар туа. 
Янгыннар белән ашыгыч рәвештә көрәшү өчен, республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы 2022 елның 15 апреленнән урман фонды җирләрендә янгын хәвефе сезоны игълан итте. Бу чорда урман хуҗалыгының барлык подразделениеләре Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен саклау буенча чаралар һәм даими урманнарда янгын хәвефе мониторингы үткәрә. 
Район халкына мөрәҗәгать итеп, урманнарда һәм аларга якын биләмәләрдә янгын хәвефсезлеге чараларын саклагыз, коры һәм җилле көннәрдә урманга йөремәгез, диясе килә.
Авылларда яшәүчеләр һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре авыл хуҗалыгы биләмәләрендә коры үләннәргә ут төртмәсен иде.
Тәрбиячеләр, укытучылар, педагоглар һәм яшьләрне балаларга экологик белем бирүгә, табигатьне саклауга юнәлтелгән эшләргә тартырга  чакырабыз.
Туристлар һәм урманда ял итәргә яратучылар урманны янгыннан сакларга тиеш. Бер пыяла кисәге дә ут чыгуга сәбәп була ала. Ял итү урыннарын чүпкә батырмагыз, янгын хәвефсезлеге һәм санитар кагыйдәләр турында онытмагыз. Урманда янгынга тап булсагыз, кичекмәстән аны сүндерү чараларын күрегез, үзегезнең көч белән җиңәлмәгәндә, бу турыда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә, полиция яки урындагы үзидарә органнары хакимиятләренә хәбәр итегез.
Урман янгыны турында хәбәр итү өчен телефоннар:
8 (34784) 4-02-32 – Бөре урманчылыгы,
8-937-361-86-26 – янгын үзәге җитәкчесе,
8-937-335-39-00 – дәүләт урманы контроле инспекторы, тәүлек әйләнәсенә 8 (347) 218-14-14 – БР Урман хуҗалыгы министрлыгының төбәк диспетчер хезмәте.
Җинаять җаваплылыгы каралган очраклардан тыш, барлык гражданнар һәм вазыйфалы затлар янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре таләпләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тарттырылалар. Моның өчен  гражданнарга 1,5 – 3 мең сум күләмендә, вазыйфалы затларга 10 – 20 мең сум һәм юридик затларга 50 мең сумнан 200 мең сумга кадәр штраф каралган.

Илшат Гыйззәтуллин, 
Бөре урманчылыгы буенча дәүләт урман инспекторы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей