Уңышы мул булсын

Районыбыз басуларында язгы кыр эшләре оешкан төстә бара. “Урожай” хуҗалыгы механизаторлары, һава торышы яхшы булганда, вакыт белән исәпләшми эшли, аларның эш көне таң ату белән башлана. 12 май иртәсендә төп культура булган бодайның “Екатерининский” сорты чәчелә иде. 
Үз артыннан тузан өермәсе калдырып, чәчкеч таккан МТЗ-82 тракторы күренде. Хуҗасы Ришат Фәтхетдиновны бик мактыйлар. Ул хуҗалыкта 17 ел көч сала. Бөтен төрле техникада бер дигән итеп эшли. Әле ул чәчүдә. Ярдәмчесе Нигъмәтҗан Яров орлыкларның җир куенына тигез ятуын тәэмин итә. Алар бик килешеп, аңлашып эшлиләр. 
Чәчү орлыгы ташып торучы Альфред Хәертдинов агрегатларның туктап көтүенә юл куймый.  Т-150дә Фәдил Шәрәфгалиев культиваторда җирне йомшартып бара, Рәфил Хәмәтов арттан дым каплата.  Эшчеләр бер минутны да әрәм итмичә, тырышып көч салалар. Эш барышында проблемалар килеп чыкса, алар тиз арада хәл итү юлларын эзли.
Зәһинә Ибәтуллина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей