УҢЫШ НИГЕЗЕ – ТЫРЫШ ХЕЗМӘТТӘ

“Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы әгъзаларының узган финансхуҗалык елына хисап ясап, агымдагысына планнар кабул итүгә бәйле күмәк җыелышы гимназиянең утырышлар залында узды. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары – авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Илгиз Фаил улы Ихсанов, агросәнәгать хезмәткәрләре профсоюзының район оешмасы рәисе Ригат Нурый улы Хаҗиев, мәгълүмат-консультацияләр бирү үзәге директоры Ирек Мидхәт улы Тангатаров катнашты. Хуҗалык әгъзаларына дан һәм хөрмәт билгесе итеп гимназия укучылары игенчеләрне һәм терлекчеләрне, башка авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләрен данлаган концерт номерлары тәкъдим итте. Чараны ачып, кооператив идарәсе рәисе, Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зәбир Фәнил улы Гыйлемханов аның көн тәртибе белән таныштырды. Иң тәүдә узган хуҗалык елында кооперативка яңа әгъзалар кабул итү һәм үз теләге белән әгъзалыктан чыкканнарның гаризалары буенча идарә әгъзалары кабул иткән карарлар гомум җыелыш тарафыннан расланылды. Артабан әлеге чорда дөньялыктан киткәннәрнең якты истәлеген хөрмәтләделәр. Идарәнең еллык эшчәнлеге турында аның рәисе тәфсилле хисап белән чыгыш ясады. Зәбир Фәнил улы белдерүенчә, “Заря” хуҗалыгының бүген гомум мәйданы 5661 гектар тәшкил итүче авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләре бар, шуның 4415 гектары – сөренте мәйданнары. Узган хуҗалык елында 2100 гектарда бөртекле культуралар, 1725 гектарда мал азыгы игелгән. Кырыс табигать шартларына карамастан, игенчеләр һәм төрле звено белгечләренең күмәк тырышлыгы белән барлыгы 70775 центнер ашлык суктырып алганнар, гектар куәте уртача 33,7 шәр центнер тәшкил иткән. Еш явып торган яңгырлар эшләрне тоткарласа да, аяз көннәрнең һәр минутының кадерен белеп эшләп, үстерелгән игеннәрне югалтуларга юл куймыйча җыеп алуга ирешкәннәр, үз киптергеч агрегатларында тиешле кондициягә җиткереп, келәтләргә саклауга урнаштырганнар. 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей