УҢГАН МЕХАНИЗАТОРЛАРЫБЫЗ – ХУҖАЛЫГЫБЫЗ ГОРУРЛЫГЫ

Туган җиреңнән эзлә”, – ди халык мәкале. Ул нәкъ безнең егетләргә карап әйтелгән кебек. Чын мәгънәсендә үз туып-үскән төягенә тугры, туган хуҗалык-колхозына бар көчен биргән, шушы җирдә төпләнеп калган кеше тулысынча бәхетле. Безнең “Герой” хуҗалыгы бу җәһәттән горурлана ала. Эш башлаган тәүге көненнән алып әлеге вакытка кадәр туган җиренә намус белән хезмәт иткән игенчеләребез иң зур рәхмәт сүзләренә һәм мактау хөрмәтләргә лаек. Читтән караганда игенче-механизаторларның эше җайлы, сезонлы эш кебек тоела. Хуҗалыкка яңа техника, заманча комбайннар кайтарыла, эш шартлары яхшыра, уңайлыклар булдырыла. Әмма бу — төптән дөрес булмаган фикер. Механизаторларның хезмәте – үтә дә җаваплы, авыр эшләрнең берсе. Бу урып-җыю сезонында безнең “Герой” кооперативында биш комбайнчы быелгы җиңел булмаган шартларда басуларда үстерелгән игеннәрне суктырып алды. Аларның бу тәмамланган урып-җыю сезондагы эш күрсәткечләре дә мактауга лаек. Мәсәлән, Илвир Рәхимов 28341, Рөстәм Мөлеков 28266, Вадим Хилаҗев 27144, Илдус Мөлеков 27017, Ринат Сәмигуллин 22532шәр центнер ашлык суктырып алды. Хуҗалыкта мал азыгы да җитәрлек күләмдә әзерләнде. Хәзер инде силос базлары да барлык технологияләрне дә төгәл үтәп, силос массасы сыйфатлы сакланырлык итеп базланды. Шунысы сөенечле, хуҗалык басу ларыннан быел да күңелләрне сөендерерлек мул уңыш үз вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алынып, яхшы сыйфатта амбарларга салынды. Басулардан ашлыкны ындыр табагына ташуда Рәлиф Хановның да хезмәт өлеше зур. Ул байтак еллар хуҗалыкта тракторчы булып эшли. Үзенә тапшырылган техниканы көйле эшләтүгә ирешеп, үз эшенең барлык нечкәлекләрен белеп, тракторын кабызып җибәрү белән үк аның “сулышын тоеп” дип әйтерлек эшли, аның исеме һәр вакыт алдынгылар арасында телгә алына. Әлбәттә, һәр уңышлы эшләрнең башында хуҗалыкта эшне җигелеп тартучы кадрлар, үз эшенең чын осталары тора. Илдус Әмирҗан улы Мөлеков белән Ринат Рәүф улы Сәмигуллин – нәкъ шундый тырыш, уңганнардан. Алар менә 25 ел инде бергә, мәктәпне тәмамлаганнан соң ук кулга-кул тотынышып эшлиләр, туган хуҗалыкларына намуслы хезмәт итәләр. Алай гына да түгел, үзләренә лаек алмаш та үстерде алар. Менә берничә ел рәттән инде Илдус Мөлеков улын Рөстәм белән яздан көзгә кадәр басу эшләрендә бергәләп, ару-талу белми эшлиләр. Илдус Әмирҗан улын зур эш тәҗрибәсенә ия остаз буларак та, яшьләрнең ярдәмчесе, хезмәткә өйрәтүчесе дип әйтергә була. Илвир Рәхимов, басу эшләрендә быелгы сезонда гына катнаша башлавына карамастан, үзен уңган механизатор итеп күрсәтте. Ул бар тырышлыгын салып эшли һәм эш күрсәткечләре буенча иң алдынгылар сафын әйди. Вадим Хилаҗев та — хуҗалыкның тәҗ рибәле, байтак еллар дәвамында басу эшләрендә катнашып, үз хезмәтенең остасы буларак танылган комбайнчыларның берсе. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, – диләр бит халыкта. Вадим да тырыш кулларында чын мәгънәсендә ут уйната – бик оста эретеп-ябыштыручы да, техниканы биш бармагы кебек яхшы белүче дә ул. Басуларга ашлама, үсентеләрне корткычлардан саклау өчен препаратлар сибү кебек җаваплы эшләр дә аңа йөкләтелә. Аларның һәркайсын җиренә җиткереп, зур җаваплылык тоеп башкара ул. Эштә дә бердәм бездәге механизаторлар, ял вакытларында бергәләп, күңелле һәм файдалы итеп үткәрә алар. Олысы-яшьләре футбол командасын төзеп, шушы спорт уены белән мавыгалар. Иң өлкәне – Илдус Әмирҗан улы — шушы команда капитаны, яшьләрне сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итүче остаз. Егетләребезнең башкарган эшләре генә түгел, корган дөньялары, гаиләләре дә үрнәкле. Алар һәр-кайсы бик матур итеп дөнья көтәләр, шәхси хуҗалыкларын алып баралар. Йорткураларын төзекләндереп, заманча итеп матурлап кына торалар. Гомер юлдашлары белән бергә матур тәрбия биреп, үз үрнәкләрендә хезмәткә өйрәтеп үстергән балалары да әти-әниләрен шатландырып, матур итеп яшиләр.

Рәфис Бәдретдинов, “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативының профсоюз оешмасы рәисе.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей