Ул Бөек Ватан сугышы башланган көнне туган

Борай районының Бигәнәй авылында гомер итүче Гамманова Флүрә Фәтхый кызы - Тәшкүбәр кызы.Ул туган елны канкойгыч сугышның башланган көне була. Әнисе Галимә ирен сугышка озатканда Флүрә өч көнлек сабый булып кала.Бертуган апасы Хөннә дә әле кул арасына кереп өлгермәгән.Ике баласы белән торып калган Галимәгә төрле эшләрдә эшләргә туры килә.Нинди генә авырлыклар булмасын,тешне кысып, түзеп, җил-яңгыр тидермичә үстерә кызларын..1941 елны Ире Фәтхыйнең хәбәрсез югалуы турында хәбәр ала."Әти", дип әйтергә тилмереп, яклаучысыз, саклаучысыз кала кызлар.Флүрәнең башлангыч сыйныфтан соң уку мөмкинчелеге булмый.Кечкенә кыз,бәләкәйдән үк әнисенә ияреп, сарык фермасында эшли, көтүен көтә.
Бөек Ватан сугышы бер гаиләнең дә капкасын шакымый калмагандыр.Без фашизмны юк итүгә бар булмышларын багышлаган сугыш ветераннары, җиңүне якынайту өчен көнне төнгә ялгап көч салган тыл хезмәтчәннәре өчен горурланабыз !

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей