Укучыларның яраткан апалары

“Ашы тәмле, йөзе ямьле”, – дигән матур сүзләр Каенлык мәктәбе ашханәсендә күп еллардан бирле укучыларны тәмле ашлар белән сыйлаучы, хезмәте зур хөрмәткә ия булган пешекче Светлана Гыйльвановага бик тә туры килә.

Бөтен тырышлыгын, күңел җылысын биреп эшләүче бу ханым турында мактау сүзләре язмый мөмкин түгел. Сәет-Көрҗә авылында дөньяга килгән кыз, тәпи баскан җирендәге мәктәптә урта белем алгач, Уфа шәһәренә юллана.
–Ул вакытта авыл җирендә үскән кызларның күбесе пешекче һөнәрен сайлый иде. Дус кызларымның күбесе дә бу һөнәрне үз итте. Мин дә, ике дә уйлап тормыйча, пешекче-кондитер һөнәрен үзләштердем. Өч ел укып, аш-су, камыр ризыклары пешерү серләренә төшенеп, авылга кайттым. Яшьтән үк авылны яратуым җиңде, шәһәргә чыгып китә алмадым, авылда калдым. Авыл егете Ильяска кияүгә чыктым. Өч ул тәрбияләп үстердек. Ике улым үзаллы тормышта, гаиләләре белән яшиләр, ә кече улыбыз бүгенге көндә хәрби бурычын үти. Әлеге вакытта тормыш иптәшем белән Сәетбай авылында гомер итәбез ,–ди Светлана.
Тиктормас, җитез, сүзгә тапкыр Светлана апа менә дүрт ел инде мәктәп ашханәсендә укучыларны һәм укытучыларны төрледән-төрле ашлары белән сыйлый. Һәркөн балаларга кайнар аш, мәктәп бакчасында укучылар көче белән үстерелгән яшелчәләрдән ясалган салатлар әзерләнә, камыр ризыклары пешә.
Коллегалары Энҗе Галиева, Вәсимә Әхмәтгалиева да биредә күп еллар эшли. Үз эшен яратып һәм җиренә җиткереп башкара алар. Сабыр, киң күңелле, һәрчак ярдәм итәргә әзер торучы Светлана апа һәркөнне укучылардан һәм укытучылардан күпме рәхмәт сүзләре ишетә. Шундый авыр, җаваплы эшләренә карата хезмәт хаклары югары булмаса да, алар зарланмый. Йөзләреннән нур, телләреннән шаян сүз китми аларның. Алай гына да түгел, алар җыр-моңга гашыйк. Әллә шулай плитә тирәсендә җырлый-җырлый пешергәнгә ризыклары аеруча тәмле микән? “Күпме генә тырышып пешерсәм дә, өйдә пешерелгән бәрәңге боламыгы аларныкы кебек тәмле килеп чыкмый”, –дип аптырый укытучылар. “Апа, рәхмәт, бик тәмле булган!” – дигән сүзләрне алар көнгә күп тапкыр ишетәләр. Әти-әниләр дә, балалар да аларның эшеннән бик канәгать. “Ни өчен бу һөнәрне сайладыгыз? Әгәр пешекче булмасагыз, үзегезне нинди өлкәдә күз алдына китерәсез?” – дигән сорауга ул бер дә икеләнмичә:
– Башка урында эшләүне инде күз алдына да китермим. Ул инде минем каныма сеңгән. Ходай мине шушы яраткан эшемнән аермасын һәм исән-сау эшләргә язсын, – ди ул. Гаиләсендә ул яраткан тормыш иптәше, кадерле әни, оныкларына сөекле дәү әни. Ходай шулардан аермасын.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей