Тырышлыкны арттыра барырга кирәк

“Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы әгъзаларының еллык хисап җыелышында муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы  Ихсанов әнә шундый таләп куйды.

Гомумән алганда, узган хуҗалык елы күрсәткечләрен барлау кырыс табигать шартларында җибәрелгән хаталар, эшләп җиткермәүләрне анализлау һәм алардан сабак алып, агымдагы елда бөтен тырышлыкны игенчелек һәм малчылыкта күрсәткечләрне тамырдан яхшы якка үзгәртүгә ирешүгә юнәлтү мөһимлеге турында сүз йөртү буларак хәтердә калды. Идарә рәисе  Альбирт  Фидай улы Мусинның да, баш белгечләрнең дә алдагы эшчәнлекне оештыру буенча берлектәге чыгышларында бөтен тырышлыкны берләшрен, булган мөмкинлекләрне тулысынча файдалану мөһимлеге турында сүз йөртүе, алга йөкләмәләр алуы да үтәлерлек. Ә узган елдан нәтиҗәләр өчен бүләкләргә ия булу һәр авыл эшчәненә өстәмә дәрт биргән кебек булды.

Автор:Фанис Амирханов

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей